Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елыш, Кызыл Мишә авылларында елгага якын урнашкан йорт биләмәләренә су керү куркынычы бар

Саба муниципаль районы башкарма комитеты 2016 елгы язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, хуҗалыкларны, торак биналарны, гидротехник корылмаларны, юлларны һәм күперләрне су басудан саклау максатында да карар кабул итте һәм шушы чорга ведомстволар, оешмаларның чаралар планы расланды. Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, районыбызда көзге яңгырлардан...

Саба муниципаль районы башкарма комитеты 2016 елгы язгы ташу вакытында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, хуҗалыкларны, торак биналарны, гидротехник корылмаларны, юлларны һәм күперләрне су басудан саклау максатында да карар кабул итте һәм шушы чорга ведомстволар, оешмаларның чаралар планы расланды. Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, районыбызда көзге яңгырлардан соң кар астында калган туфракның дымлылык дәрәҗәсе күпьеллык уртача күрсәткечнең 70 процентын тәшкил итә. Кар катламы узган елгыдан 35-40 процентка кимрәк. Шулардан чыгып нәтиҗә ясаганда, районда язгы ташулар белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы зур түгел. Шулай да көннәрнең кинәт җылытканда язгы ташуга йогынты ясаучы Олы Мишә һәм Кече Мишә елгаларында су күтәрелеше критик ноктага җиткәндә (2,5 метр) Елыш, Кызыл Мишә авылларында елга якын урнашкан йортлар биләмәләренә су керү ихтималы саклана һәм шушы вәзгыятькә әзер булырга кирәк. Авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыкларына, крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм оешмалар җитәкчеләренә 25 мартка кадәр су басуга каршы көрәш комиссияләре оештырырга, җирле үзидарә органнарында ташуның көчле чорында, гадәттән тыш хәл булганда ашыгыч хәбәр итү өчен, тәүлек буе дежур торуларны булдырырга тәкъдим ителә. Язгы ташу чорында балаларга ата-аналар һәм укытучылар контролен көчәйтү дә мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев