Җәен Кыш бабай нишләп йөри?
Хәзер инде җәй көне бозлы кар яуганда, ә кышын, бигрәк тә декабрь аенда, яңгыр коеп киткәнгә беребез дә гаҗәпләнми. Бөтен Җир шарында климат үзгәрә, кешелек дөньясындагы прогресс йогынтысында һава торышы елдан-ел җылына һәм табигать «шаяртулары» да шул сәбәпле килеп чыга, дибез. Хәер, җәй башындагы давыл-гарасатлардан соң безнең илгә каршы климат...
Хәзер инде җәй көне бозлы кар яуганда, ә кышын, бигрәк тә декабрь аенда, яңгыр коеп киткәнгә беребез дә гаҗәпләнми. Бөтен Җир шарында климат үзгәрә, кешелек дөньясындагы прогресс йогынтысында һава торышы елдан-ел җылына һәм табигать «шаяртулары» да шул сәбәпле килеп чыга, дибез.
Хәер, җәй башындагы давыл-гарасатлардан соң безнең илгә каршы климат сугышы бара дигән сүзләр дә йөрде-йөрүен. Алар ни дәрәҗәдә хактыр, монысы инде вакыт карамагында. Ә менә табигать белән бергә адәм балаларының да алышына башлавын күрү өчен озак көтәргә кирәкми, урамга чыгып, әйләнеп керү дә җитә.
Инде менә ничә ел «Татмедиа» тирәсендә чып-чын Кыш бабай чуала. Аңа карап, олысы да, кечесе дә «ах» итте! Җәй уртасында, челләдә каршыңа ап-ак сакал-мыеклы, аягына итек кигән, аркасына күчтәнәч капчыгы аскан Кыш бабай килеп чыксын да, ничек гаҗәпләнмисең инде! Әмма без бала вакытта ул килүгә дип шигырь-җырлар өйрәнеп, зарыгып көткән юмарт Кыш бабабыз «бизнесмен» булып чыкты. Бу аның эшкә - «Кырлай» паркына барышы икән. Ул шунда бала-чагалар белән фотога төшеп ипи-тозлык акча эшли. Хет, шунысы куандыра: бабайның прайсы юк, үзе әйтмешли, туңдырма алырга кем күпме акча бирә ала, шуңа риза калып, теләгән кеше белән фотога төшә.
«Идел» журналы хезмәткәренең улы да истәлеккә дип Кыш бабай белән фотога төшкән. Тик менә, кич өйләренә кайтып, сеңлесенә бу хакта сөйләгәч, җиде яшьлек сабыйның тәмам кәефе киткән, минем дә Кыш бабайны күрсе килә дип бик озак балавыз сыккан. Балалар самими шул, бабайның чын түгел, ә сакал-мыек ябыштырып акча эшләп йөрүче генә икәнен аларга ничек аңлатасың инде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев