Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энгель Фәттахов татар телен өйрәнүчеләрне өч категориягә бүләргә тәкъдим итте

Татар телен өйрәнүче балаларны ул берничә категориягә бүлергә мөмкин, ди.

Актаныш районы башлыгы, элеккеге ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов фикеренчә, татар телен камил өйрәтү өчен татар телен укучы балаларны өч категориягә бүләргә кирәк. Бу фикерен ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән әңгәмәсендә җиткерде. 
 
Беренчесе - Актаныш районындагы кебек татар балалары, ди җитәкче. 
 
"Әгәр дә без аларга телне тирәнтен өйрәтмәсәк, безнең телне камил белүче камил язучылар каян барлыкка килер соң? Шуңа күрә без аларга татар телен тирәнтен бирергә тиеш. Актаныш, Мөслим, Сарман, Азнакай, Әтнә, Арча... Районнарны күп санап китәргә була", - ди Энгель Фәттахов. 
 
Татар булып та, татарчаны авыр белә торган балалар бар. Бу – икенче категория. Болар өчен аерым программа булырга тиеш. Ә рус балалары өченче категориягә керә, дигән фикердә элеккеге министр.
 
"Татарстанда бер генә ата-ана да баласының күбрәк тел белүенә каршы түгел. Бигрәк тә Татарстанда, дәүләт теле булган татар телен белүгә бер генә дә ата-ана да каршы түгел. Рус телле балаларга тирәнтен грамматиканы өйрәтү кирәк түгел иде. Аралаша алырлык, яшьтәшләре белән сөйләшә алырлык дәрәҗәдә өйрәтү методикалары кирәк", - диде Энгель Фәттахов.
 

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев