Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ерак Көнчыгышта бушлай бирелгән җирләрдә йорт төзергә агач та бушлай булачак

Җирләрне вакытыннан алда хосусыйлаштырырга да рөхсәт итәчәкләр.

Ерак Көнчыгышта җир алган гражданнар үз кишәрлекләрен хосусыйлаштыра алачак, дип яза «Российская газета».

РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары – ил Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев Якутскида узган киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Юрий Трутнев «Ерак Көнчыгыш җирләре» турындагы федераль законга яңа өстәмәләр әзерләнүен искәртте. Аның нигезендә, җир кишәрлекләре билгеле бер очракларда билгеләнгән бишьеллык срокка кадәр вакытыннан алда милеккә тапшырылачак.

Гамәлдәге закон буенча, җир кишәрлеге бушлай файдалану килешүе нигезендә биш елга бирелә. Әлеге вакыт узгач, аны арендаларга яки милеккә алырга мөмкин.

Юрий Трутнев шулай ук әлеге җирләрдә йорт төзергә теләгән гражданнарга агач бушлай биреләчәге хакында да хәбәр итте.

«Кешеләргә мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен законны камилләштерәчәкбез», – дип искәртте ул.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев