Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшчеләр җирдән 10 – 15 ел элек җирләнгән бала мәете калдыкларын тапкан

Экспертиза калдыкларның 5-15 яшьлек ир баланыкы икәнен ачыклаган. (Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Югары Ослан районында эшчеләр җир эшләре алып барганда, бала мәете калдыкларын тапкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Мәет калдыклары Соболевское авылында табылган. Әлеге факт нигезендә "Үтерү" маддәсе...

Экспертиза калдыкларның 5-15 яшьлек ир баланыкы икәнен ачыклаган.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Югары Ослан районында эшчеләр җир эшләре алып барганда, бала мәете калдыкларын тапкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Мәет калдыклары Соболевское авылында табылган. Әлеге факт нигезендә "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Башта метр ярым тирәнлектә экскаваторчы кабель салырга казылучы траншеяда баланың баш сөяге кисәген тапкан. Криминалистлар махсус тикшергәч, гәүдә скелетының калган өлешләре табылган.

Суд-медицина һәм геноскопик экспертиза калдыкларның 5-15 яшьлек ир баланыкы икәнлеген ачыклаган. Ул 10 - 15 ел элек җирләнгән.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре алып бара.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев