Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшкуар Деданин йортына бәреп керүчеләрнең өченчесе – Бөгелмә кешесе

Ике арадагы тарткалаш нәтиҗәсендә талаучыларның икесе пычак ярасыннан үлә, өченче җинаятьчене хокук саклаучылар соңрак кулга ала.

Эшкуар Деданин йортына бәреп керүчеләрнең өченчесе – Бөгелмә кешесе. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр итте. Бүген судта аңа карата чик кую чарасы күреләчәк. Тикшерүчеләр тоткарланучыны тикшерү изоляторына урнаштыруны таләп итә. Ул әлегә бернинди күрсәтмә дә бирми. Бүгенге көндә билгеле булганча, ир-ат Бөгелмәдә яши һәм балалар тренеры булып эшли. 12 сентябрьдә коралланган ике җинаятьче танылган эшкуар Евгений Деданин йортына бәреп керә. Ике арадагы тарткалаш нәтиҗәсендә талаучыларның икесе пычак ярасыннан үлә. Бу вакытта машинада утырган өченче җинаятьчене хокук саклаучылар соңрак кулга ала.

Фото: скриншот видео youtube.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев