Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре эштән киткәч индексацияләнәчәк

Эшләүче пенсионерлар пенсияләре индексацияләнмәячәк дигәч аптырашта калган иде: эшләүне дәвам итәргәме, әллә пенсиянең артуы әйбәтрәк булырмы?


Бу сорау шулай ук индивидуаль эшмәкәрләрне дә кызыксындыра. Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләүне гамәлдән чыгару турындагы мәсьәлә буенча ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипованың җавабы болайрак:

- Киләсе елдан чыннан да эшләүче пенсионерларның (шул исәптән индивидуаль эшмәкәрләрнең дә) пенсияләре индексацияләнмәячәк. Тик бер шарт бар: кеше эшләгән вакытта пенсиясе индексацияләнми, ә инде кеше бөтенләй эштән туктагач, аның пенсиясе элек булган бөтен индексацияләрне исәпкә алып арттырылачак.

Ул билгеләп үткәнчә, эшләүче пенсионерларның пенсияләрен арттырмау исәбенә бөтен ил буйлап 345 млрд сум акчаны янга калдырырга мөмкин икән. Ул акчалар мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтүгә җибәреләчәк.

Әлмәт таңнары


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев