Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эстрада йолдызларының портрет курчакларын ясаучы Алсу Әхтәмова

Алсу Әхтәмова тумышы белән Әлмәт шәһәреннән. Язмыш җилләре аны ерак Себернең Яңа Уренгой шәһәренә илтә. Күпмедер яшәгәннән соң Мәскәүгә кайта. "Мосфильм" киностудиясендә эшли. 1995 елда Әлмәт шәһәрендә театраль эшчәнлеген башлап җибәрә. Хәзерге көндә Яр Чаллыда яши. - Бервакыт Әлмәткә Мәскәү шәһәреннән "Хрюша, Филя и Степашка" исемле музыкаль спектакль белән курчак...

Алсу Әхтәмова тумышы белән Әлмәт шәһәреннән. Язмыш җилләре аны ерак Себернең Яңа Уренгой шәһәренә илтә. Күпмедер яшәгәннән соң Мәскәүгә кайта. "Мосфильм" киностудиясендә эшли. 1995 елда Әлмәт шәһәрендә театраль эшчәнлеген башлап җибәрә. Хәзерге көндә Яр Чаллыда яши.

- Бервакыт Әлмәткә Мәскәү шәһәреннән "Хрюша, Филя и Степашка" исемле музыкаль спектакль белән курчак театры килде, - дип башлады сүзен героем. - Ул вакытта Әлмәттә курчак театры юк иде. Ни өчен әле үз шәһәремдә курчак театры оештырмаска дип уйладым. Озак та үтмәде, хыялымны тормышка ашырдым. Шәһәр администрациясе булышты. Шулай итеп, балалар өчен курчак театры ачып җибәрдем. Театрга кызымның исемен бирдем - "Алинә".

Әлеге театр балаларга 45ләп музыкаль спектакль күрсәткән. Ел саен нинди дә булса яңалык кертергә тырыша Алсу ханым.

- Без эксклюзив портрет курчаклар ясыйбыз. Бу юнәлеш башка бер театрда да юк, - ди ул. - Казанга рус эстрадасы йолдызлары килүе билгеле булса, без кечкенә генә проектлар эшли идек. Мәсәлән, Алла Пугачева, Филипп Киркоров, Максим Галкин өчен билгеле номерлар эшләдек. Татар эстрадасы йолдызлары белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Ике ел элек Хәния Фәрхи өчен курчак эшләгән идек. Шулай ук "Казан егетләре", Айдар Галимовның да курчаклары бар. Хәтта президентларыбыз Минтимер Шәймиев, Владимир Путин өчен дә курчаклар эшләдек.

Күптән түгел Радик Юльякшин иҗаты белән таныштым. Балалар бигрәк ярата инде үзен. Радикның да балаларны яратуын сизеп алдым һәм җырчы өчен курчак эшләргә булдым. Рәссам белән костюмнарын бик озаклап сайладык. Курчак нәкъ Радикның үзе булып чыкты. 1 июньдә балалар өчен хәйрия концерты оештырып, курчакның ни дәрәҗәдә Радикка охшаш булуын тикшердек. Балалар аның яныннан китмәде. Димәк, безнең эшнең нәтиҗәсе бар. Хәзерге вакытта Радик белән бер кызыклы проект өстендә эшлибез. Нәрсә икәне әлегә сер.

- Курчак ясау сезнең хоббимы?

- Минем төп эшем - театр җитәкләү. Ә курчаклар, чыннан да, хобби. Курчакларга гади кеше караган кебек карамыйм. Алар белән сөйләшәм. Ничектер алар мине аңлыйдыр, тыңлыйдыр кебек.

- Бер курчак ясарга күпме вакыт кирәк?

- Бу процесс озак бара. Кайберләре бик җайлы эшләнә, ә кайсыларына күп көч тәлап ителә. Алдан яхшылап уйларга, материалларын табарга кирәк. Уртача алганда 3-4 атна ясала

  • "Казан егетләре"

- Әгәр артистка курчак ошаса, сатасызмы? Әллә инде бүләк итәсезме?

- Элек курчакларыбызны Киркоров, Пугачевага бүләк иттек. Ләкин хәзер бирмибез, чөнки алар белән халык алдында эшлибез. Минемчә, курчак ул - тере сурәт. Аңа берничек тә бәя куеп та, сатып та булмый. Алар да артистлар кебек тамашачы алдында эшли. Рәссам аны бөтен җанын биреп ясый. Алар кибеттә сатыла торган курчаклар түгел.

Алсу Атлас кызы һәрдаим балалар өчен хәйрия бәйрәмнәре оештырып тора. "Аларга бәйрәм ясау - минем өчен бәхет. Аларның йөзендә елмаю, шатлык күрү алга таба эшләргә, яңа үрләр яуларга көч бирә", - ди ул.

  • Алла Пугачева курчагы

Автор: Румия Сәйфуллина

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев