Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЕВРО-2016: Россиядәге футбол – футбол түгел...

Бу язмамны Россиянең футбол җанатарлары бакчасына таш атудан башлыйсым килә. Кичәге матч вакытында Россия җыелма командасына җан ату өчен дип Франциягә кадәр барган ватандашларымны жәлләп утырдым. Ник дигәндә, күпме генә тырышмасыннар, сугышмасыннар, алар үз командалары кебек үк әлеге төр чемпионатларда "арттан сөйрәлүдән" ары китә алмаячак...

Гомумән, Россия җыелма командасының уеннарын ешрак күзәткән саен илебездә бу спорт төренең ни өчен популяр булуын аңламавым көчәя генә бара. Хәтерләсәгез, узган язмаларымда "Россиядә футбол популяр, чөнки бөтен кеше үзен футбол уйный беләм дип саный" дигәнрәк фикерләр әйткәләгән идем. Хәер, бу сүзләремә мин бүген дә тугры. Шуны гына өстисем килә: миңа калса, бездә Россия җыелма командасында уйнаучыларның да, миллионлаган-миллиардлаган сум күләмендә акча алып утыручы тренерларның да җанатарлардан бер ким җирләре дә юк. Алар да үзләрен футбол уйный беләбез дип уйлап... ялгышалар. Иң аянычы: Россиядә бу вәзгыятьне үзгәртергә теләүчеләр һаман да күренми. Яшь футболчыларны дөрес итеп тәрбияли белмәсәгез, чит ил командаларыннан мастер-класслар алыгыз инде, ичмасам...

Юк, Россия җыелма командасы Европа чемпионатында катнашучы футбол командалары белән көндәшлек итә алмый. Мондый уен белән аларга шул Россия эчендә үз чемпионталарын гына уздырып ятасы. Шулай иткәндә, аларның футбол буенча ни дәрәҗәдә "арттан сөйрәлүләре" дә күзгә әллә ни ташланмас иде... Европа, дөнья чемпионатларына барып акча әрәм итәсе дә булмас иде. Ә болай Россия җыелма командасы инде ничә ел рәттән оятка калу өчен акча туздыра түгелме соң?.. Әлеге командага хөрмәт турында исә сүз дә булуы мөмкин түгел!



Әлбәттә, күпләр минем белән килешмәс. Берничә көн элек кенә дөньяның иң көчле командаларының берсе булган Англия белән "ничья"га уйнадык бит, диярләр. Кичәге матчка кадәр мин дә шундыйрак фикердә идем. Тик безнекеләр Словакиягә җиңелгәч, шул аңлашылды: әлеге җиңелү - хакыйкать, ә Англия капкасына кергән туп исә - уңышлы ялгышлык!

Дөресен генә әйткәндә, кичәге матч турында сөйлисем бер дә килми. Уен буе Россия футболчылары өчен оялып утырдым. Ник дигәндә, беренче таймда алар гомумән дә уйнамады кебек. Үз капкалары турында оныттылар, аннары көндәшләре капкасына тупны туры итеп тибә алмый интектеләр. Словакия уенчысының берьюлы ике сакчыны алдап (!!!) керткән голын кем аклый ала? Ә тренер үз уенчыларын гомумән дә аңламый кебек. Чит илдән чакырылган тренер булса, шәхсән мин аның турында "безнекләр җиңелсен өчен барысын да эшли" дип уйлар идем. Ә бит биредә үзебезнең Россия тренеры команданы оятка калдырды. Шәхсән миндә ул футболчыларга "алга, атакага барыгыз! Ә үз капкагызны сакламагыз" дигәнрәк киңәш биргән дигән хис калды.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев