Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаҗига: Татарстанда эшләп торган конвейер астында эшче үлгән

Түбән Камада производствода, хезмәтне саклау кагыйдәләре бозылуы аркасында, 34 яшьлек эшче һәлак булган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, бу хәл 19 ноябрь көнне "Керамзит-НК" ҖЧҖ территориясендә булган. Тикшерү фаразлаганча, ир-ат балчык массаларын күчерү конвейерында эшләгән. Производство процессы барышында ул, барабанны ябышкан балчыктан...

Түбән Камада производствода, хезмәтне саклау кагыйдәләре бозылуы аркасында, 34 яшьлек эшче һәлак булган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, бу хәл 19 ноябрь көнне "Керамзит-НК" ҖЧҖ территориясендә булган.

Тикшерү фаразлаганча, ир-ат балчык массаларын күчерү конвейерында эшләгән. Производство процессы барышында ул, барабанны ябышкан балчыктан чистарту өчен, эшләп торган җайланма астына кергән. Нәтиҗәдә ир-ат конвейерга суырылып кергән. Алган җәрәхәтләреннән урында ук җан бирә.

Әлеге факт буенча РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 143 нче маддәсенең 2 нче өлеше (хезмәт сагы кагыйдәләре бозылып, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев