Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаил Сәйфуллин: йортларда янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләре үтәлми

Ягу сезоны башлану белән торак фондында янгын чыгу очраклары ешая. Әмма моңа салкыннар түгел, күп­челек очракта кешеләр үзләре гаепле булып чыга.

Чөнки йортларда янгын куркынычсызлыгының элементар таләпләре үтәлми. Быел безнең Лесхоз аерымланган янгынга каршы көрәшү посты хезмәт күрсәткән зонада торак секторда барысы 3 янгын булды. Шуның икесе- Лесхозның үзендә, берсе Килдебәк авылында килеп чыкты. Сәбәпләре - электр приборлары, көнкүреш техникасы белән саксыз эш итү. Россия һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының уртак боерыгы нигезендә үткәрелүче "Торак-2015" күзәтчелек профилактика операциясенең асылы кешеләрне сак һәм уяурак булырга өйрәтүдән гыйбарәт. Шул максаттан пост хезмәткәрләре быел 829 шәхси йортта, шул исәптән 15 ялгыз яшәүчедә һәм 37 күп балалы гаиләдә булдылар һәм профилактика чаралары үткәрделәр. Өлкәннәргә, ата-аналарга мичкә якканда тиз янып китүчән сыекчалар (бензин, керосин һ.б.) белән эш итмәскә, ягуны балаларга ышанып тапшырмаска, аларның төзеклеген һәрдаим карап торырга, вентиляция каналларын төтен чыгу юлы урынына файдаланмаска, тузган электр чыбыкларын вакытында алыштырырга кирәклеге аңлатылды.

Фаил Сәйфуллин,

пост җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев