Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе: Ел ахырына кадәр махсус салым режимын сайларга кирәк

Үзләре сайлау ясамаган эшмәкәрләрне автомат рәвештә гомуми салым режимына күчерәчәкләр. ЕНВД кулланган эшмәкәрләргә мөстәкыйль рәвештә ел ахырына кадәр махсус салым режимын сайларга кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте.

"Үзләре теләп күчү режимы, ул салым түләүченең үзенә һәм теге яки бу салым режимын кулланырга мөмкинлек бирә торган критерийларга бәйле. Әгәр иң кулай режим сайлап алынмаса, салым түләүче автомат рәвештә гомуми режимга күчереләчәк ", - дип билгеләде Сафиуллин.

 Шул ук вакытта, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы салым ташламаларын саклау өчен кулланырга мөмкин булган күп кенә инструментлар бар, дип сөйләде.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан ЕНВД бизнесның барлык төрләре өчен гамәлдән чыгарылачак.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев