Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Федерация Советы пенсия реформасы турында закон өчен тавыш бирде

Закон проектына биш сенатор каршы чыкты.

Федерация Советы чәршәмбе көнне узган утырышта пенсия реформасы турында законны хуплады. Әлеге законда пенсия яшен этаплап биш яшькә арттыру каралган. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Шулай итеп, ир-атлар өчен пенсия яше 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь булачак.

Әлеге закон өчен 149 сенатор тавыш биргән. Биш кеше каршы булган, тагын өчесе тавыш бирми калган.

Күчеш чорында, 2019 елдан 2023 елга кадәр, пенсия яшен этаплап (ел саен бер елга) арттыру планлаштырыла. 

Закон нигезендә, ир-атларга алдан пенсиягә чыгар өчен 42 ел, хатын-кызлар өчен 37 ел хезмәт стажы кирәк. Тупланма пенсия хәзерге пенсия яшендәге кебек кала: ул хатын-кызларга 55 яшьтән, ир-атларга 60 яшьтән түләнәчәк.

Пенсия яше алдындагы кешеләргә эшсезлек буенча пособиене арттыру каралган. Күп балалы аналарга пенсиягә чыгуга ташламалы режим кертелә – алар бала санына карап 50-57 яшьтән чыга. Пенсионерлар өчен җиргә һәм күчемсез милеккә салым ташламалары саклана.

2018 елның июнь уртасында Россия Хөкүмәте пенсия яшен хатын-кызлар өчен 63 яшь, ир-атлар өчен 65 яшь итеп әкренләп күтәрүне хуплады. Пенсия системасы реформасын 2019 ел башыннан башларга, тулаем 2034 елга төгәлләргә планлаштырыла. 

Фото: https://pixabay.com | sabinevanerp

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев