Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Физик затлар 2014 ел өчен салымнарны 1 октябрьгә кадәр түләргә тиешләр

Быел физик затлар 2014 ел өчен салымнарны 1 октябрьгә кадәр түләп бетерергә тиешләр. Салымнарны "Госуслуги" порталы, "Электрон Татарстан" информаты, терминаллар аша, барлык банклар бүлекчәләрендә, почта аша түләргә була. Бу очракта комиссия алынмый. Салым түләүченең шәхси кабинеты да өйдән чыкмыйча бурычлардан котылу мөмкинлеге бирә. Аны Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча...

Быел физик затлар 2014 ел өчен салымнарны 1 октябрьгә кадәр түләп бетерергә тиешләр. Салымнарны "Госуслуги" порталы, "Электрон Татарстан" информаты, терминаллар аша, барлык банклар бүлекчәләрендә, почта аша түләргә була. Бу очракта комиссия алынмый. Салым түләүченең шәхси кабинеты да өйдән чыкмыйча бурычлардан котылу мөмкинлеге бирә. Аны Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе www.r16.nalog.ru сайтында ачарга мөмкин. Түләмәүчеләрдән 1 октябрьдән пеня алына башлый. Салым инспекциясеннән алынган мәгълүматлар күрсәткәнчә, 2 сентябрьгә районыбызда яшәүче физик затлар әлегә транспорт салымын - 7,186 миллион (35%), милек салымын - 1,99 миллион (44%), җир салымын 3,722 миллион сум (48%) күләмендә түләгән. Районара салым инспекциясе 18-19 сентябрьдә салымнар түләү мәсьәләләренә багышлап "Ачык ишекләр" көне дә үткәрә. Тагын да күбрәкне шунда белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев