Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ӘФЛИСУН, КҮРӘГӘ ҺӘМ КЕДР ЧИКЛӘВЕКЛӘРЕННӘН КЕКС

Кирәк булалар: - он - 200 г; - ак май - 190 г; - эре әфлисун - 1 данә; - кедр чикләвекләре - 3 уч; - күрәгә - 2 уч; - тавык йомыркасы - 2 данә; - көрән шикәр - 4 аш калагы; - көпшәкләгеч - 1 чәй калагы; -...

Кирәк булалар:

- он - 200 г;
- ак май - 190 г;
- эре әфлисун - 1 данә;
- кедр чикләвекләре - 3 уч;
- күрәгә - 2 уч;
- тавык йомыркасы - 2 данә;
- көрән шикәр - 4 аш калагы;
- көпшәкләгеч - 1 чәй калагы;
- тоз - ¼ чәй калагы.

1. Духовканы 190 градуска кадәр кыздырабыз.
2. Онны көпшәкләгеч һәм тоз белән бутыйбыз.
3. Әфлисунның цедрасын вак кыргычта кырабыз, 150 мл сок сыгабыз.
4. Алдан йомшартылган 180 грамм ак майны шикәр һәм әфлисун цедрасы белән кушабыз, бертөрле масса итеп бутыйбыз, 1 йомырка һәм 1 аш калагы он өстибез, бутыйбыз, тагын 1 йомырка өстибез һәм болгатабыз.
5. Онның күп өлешен салабыз, бутыйбыз, әфлисун согын салабыз һәм болгатабыз.
6. Онның калган өлешен салып бетерәбез һәм камыр ясыйбыз.
7. Кедр чикләвекләрен кызган табада киптерәбез.
8. Күрәгәне вак кисәкләргә турыйбыз.
9. Чикләвек һәм күрәгәне камырга салабыз, бутыйбыз.
10. Форманы калган ак май белән сылыйбыз, камырны куябыз һәм тигезлибез.
11. Кексны кызган духовкада 25-35 минут пешерәбез.

www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев