Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Форумда катнаштылар

Өченчекөн Казанда мөселман белем­ би­­­рү оешмалары мөгаллимнәре Фору­мы­ уз­ды. Ул 2011 елдан башлап ТР мө­сел­ман­на­­ры Диния нәзарәте, Ислам мә­дә­нияте, фән­­ һәм мәгариф фонды һәм Рос­сия ислам институты белән берлектә үт­кә­релә, мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өл­кә­сен­дәге мөһим мәсьәләләр турында­ фи­кер­ алышу һәм аларны хәл итү өчен мәй­дан­­чык булып тора.

Әлеге чарада безнең рай­он­ мөхтәсибәтеннән Лесхоз имамы Әх­мәт­ Сафин, Иләбәрдән Рушан Гыйльма­нов,­ Дамир Газизов (Шәмәрдән), Суфия Фәй­­зерахманова (Саба), һәм Сабабаш­тан­­ Зөл­фи­рә Кәримуллина составындагы де­ле­га­ция­­ катнаш­ты. Мәгаллимнәребез дини бе­лем­ бирү өл­кәсендә башкаларның тәҗ­ри­бә­­лә­рен өй­рәнеп, гыйлем туплап, дин­­ га­лим­нә­ренең вәгазьләрен тыңлап кайт­тылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X