Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Француз теле буенча олимпиада да Корсабаш һәм Килдебәк мәктәбе укучылары катнаша

13нче гыйнвардан 8нче февральгә кадәр Петровский бистәсенең "Регина" кунакханәсендә инглиз, француз, немец телләре, рус теле һәм әдәбияты, биология, астрономия, физика, химия, география, математика, җәмгыять белеме, тарих, информатика, хокук, сәнгать, хезмәт, ТИН, физик тәрбия, икътисад, экология фәннәре буенча мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы үткәрелә. 13-16нчы гыйнвар көннәрендә француз теле буенча...

13нче гыйнвардан 8нче февральгә кадәр Петровский бистәсенең "Регина" кунакханәсендә инглиз, француз, немец телләре, рус теле һәм әдәбияты, биология, астрономия, физика, химия, география, математика, җәмгыять белеме, тарих, информатика, хокук, сәнгать, хезмәт, ТИН, физик тәрбия, икътисад, экология фәннәре буенча мәктәп укучылары Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы үткәрелә.

13-16нчы гыйнвар көннәрендә француз теле буенча узучы олимпиадада Килдебәк урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Ибраев Ранис, 14нче гыйнварда астрономия фәне буенча Корсабаш урта мәктәбеннән Юсупова Ризәлә һәм Мәгъсүмов Зөлфәт катнашалар.

Олимпиадада катнашучыларның барысына да уңышлар һәм җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X