Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» праймеризының лидерлар бишлеген атады

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» праймеризының лидерлар бишлеген атады.

ТР Дәүләт Советы Рәисе һәм «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга партия праймеризының лидерлар бишлеген атады.

«Без алдан тавыш бирүгә нәтиҗәләр ясадык. Яңа, кызыклы кешеләр бик күп. Бу сайлаучыларыбыз депутатлар корпусы составын яңартырга һәм яшәртергә тели дигән сүз», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

Праймеризда иң күп тавыш җыйган ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар бишлегенә түбәндәгеләр керде: ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, «Бала-сити» полилингваль балалар бакчалары һәм мәктәпләр челтәрен оештыручы Альбина Насыйрова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов.

26 майда республика халкы «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлегенең ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда кемнәрне кандидат итеп күрсәтәчәге турында карар кабул итте. Алдан тавыш бирүдә 400 меңнән артык татарстанлы катнашты. Сайлаучыларның 13,6 проценты тавыш бирү участогына килде. Тавыш бирү оешкан төстә узды, шикаятьләр булмады, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

Фото: архив gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев