Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшырды

«Һәркайсыгыз үз урынында маяк булсын!» — дигән теләктә калды Дәүләт Советы Рәисе.

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшырды. Барлыгы 36 кеше бүләкләнде. 

«Июль азагында иң уңган-булганнарга, алдынгыларга бүләкләр тапшыру традициягә кереп китте», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Бүләкләнүчеләр исемлегендә төрле тармак вәкилләре — сәнәгать, социаль өлкә хезмәткәрләре, табиб, педагоглар, артистлар, инженерлар, фән, сәнгать, мәдәният эшлеклеләре булганын искәртте. Хезмәт ветераннарына Татарстан үсеше өчен шартлар тудырганы өчен рәхмәтен җиткерде.

«Без бәхетле кешеләр, үсеш алган республикада яшибез. Самолет, вертолет, машина да ясыйбыз, төзелеш бара. Күп милләтле, күп конфессияле эшчән халык тырышлыгы белән күпме эш башкарыла! Быел ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Без юллар, торак төзелеше, тулай төбәк продукты күләме буенча да Россия субъектлары унлыгында. Коронавирус белән бәйле авырлыкларга карамастан, әһәмиятле бурычларны хәл итеп киләбез», — диде парламент башлыгы. 

Фәрит Мөхәммәтшин тармакларга аерым тукталды. Төзелештә елына 2 млн квадрат метрдан артык торак төзү бурычы торганын әйтте. Авыл хуҗалыгы буенча Татарстанның Россия Федерациясендә дүртенче урында булуын, урып-җыю башланганын, республикада югары осталыкка ия игенчеләр яшәгәнен билгеләп узды.

«Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медале белән ТАИФ-НК» нефть эшкәртү заводы слесаре Рафис Сәхабиев, «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖ генераль директоры Шамил Яһүдин бүләкләнде. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов РФ Президентының Мактау грамотасына лаек булды. 

«Фидакарь хезмәте өчен» медале «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтовага, Башкортстанның «Юнекс» оешмасы директоры Айрат Җиһангировка, «Шәһәр стоматологиясе» АҖ генераль директоры Рәсүл Шакировка һәм тагын җиде кешегә тапшырылды.

«Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ветераны Гомәр Фатыйхов бүләкләнде. «Халкыбыз мирасы» оешмасының эстрада жанры артисты Илназ Минвәлиев Татарстанның атказанган артисты булды. Шушы ук мактаулы исем «Нур» Уфа дәүләт татар театры драма артисты Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллинага бирелде.

«Казаныбызга килеп, беренче тапкыр шундый дәрәҗәле исем алуым белән бәхетлемен. 20 гасыр башында татар кызы, беренче актриса Сәхибҗамал Волжская «Нур» театрын ачып җибәрде. Аннары тирән тамырларын җәйде. Мин шул театрда эшләвем белән горурланам. Мин «Нур» театры өчен махсус укытылган «беренче карлыгач»ларның берсе. Быел 29 нчы сезонны ачабыз. Сөенеп эшкә барам, чөнки көн дә мине бөек шагыйрем Тукай каршы ала», — дип уртаклашты Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина Татар-информ» хәбәрчесе белән.

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү булганын, ә алда Татарстан Президентын һәм җирле советларның 7 мең 656 депутатын сайларга кирәклеген искәртте. 

«Татарстан алдынгы хезмәт ияләре тырышлыгы белән алга таба үсеш алыр дип өметләнәм. Һәркайсыгыз үз урынында маяк булыгыз! Монда иң лаеклылар. Бүген бу хөрмәтләү эшегезгә югары бәя, сезнең шушы кыен шартларда да хезмәт итү үрнәге булуыгызны күрсәтә», — диде. 

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев