Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Лилия Маврина укучыларны Соңгы кыңгырау белән котлады

ТР Дәүләт Советы Рәисе КФУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаучыларга, ә парламент Секретаре 159нчы лицей укучыларына теләкләр теләде.

Бүген Татарстан мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Соңгы кыңгырау чыңлады. Казанда югары сыйныф укучыларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм республика парламенты Секретаре Лилия Маврина котлады һәм аларга теләкләрен җиткерде.

“ТР Дәүләт Советы Рәисе КФУ каршындагы Н.Лобачевский исемендәге лицейны тәмамлаучыларга, ә парламент Секретаре 159нчы лицей укучыларына теләкләр теләде” - диелә Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фәрит Мөхәммәтшин лицейны тәмамлаучылар өчен Татарстанның һәм Россиянең иң яхшы югары уку йортларының ишекләре ачык булуын әйтте. “Һәрвакыт яңа белемгә омтылыгыз һәм үрләр яулагыз. Безнең республикага грамоталы, фикерле, кыю кешеләр кирәк. Тормыштан барысын да алыгыз һәм барлык белемнәрегезне һәм тәҗрибәгезне бөек Россиягә, туган Татарстанга багышлагыз”, - диде ул.

Маврина укучыларга һәм аларның ата-аналарына мөрәҗәгать итеп, Татарстан мәгариф системасы Россиядә алдынгы позицияләрне били, дип ассызыклады.

“Безнең республикада балалар һәм яшьләрнең физик һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыруга, аларны зур тормышка әзерләүгә зур игътибар бирелә. Сезне, бүгенге чыгарылыш сыйныф укучыларын алда катлаулы сынаулар – имтиханнар һәм югары уку йортларында уку көтә. Сез аларны җиңеп, тормышта үз юлыгызны сайлавыгызга шик юк”, - диде ул.

Агымдагы елда Татарстанда 11 сыйныфны 15 мең 682 укучы тәмамлый, шуларның 5 мең 386сы Казанда. 2018 елда – 15 мең 390, шуларның 5 меңе Казанда.

Фото: https://tatar-inform.tatar

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев