Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан белән Белоруссия арасында тыгыз хезмәттәшлек булуын әйтте

Татарстан делегациясе 10-12 октябрьдә Могилевта Россия һәм Белоруссия төбәкләренең V форумында катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Могилевта узган V төбәкләр форумында Татарстан делегациясен җитәкләде. Ул Татарстанның һәм Белоруссиянең күптәнге һәм актив хезмәттәшлеге турында сөйләде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Татарстан һәм белорус коллегалар – күптәнге хезмәттәшләр. Безнең товар әйләнеше елына 1 миллиард доллар күләменә чыкты. Без авыл хуҗалыгы техникасын, машина төзү продукциясен, тәбәнәк идәнле автобуслар, авыл хуҗалыгы продукциясен күпләр сатып алабыз. Белоруссиядә Татарстан нефтехимиясенә һәм нефть эшкәртүенә, ГСМга ихтыяҗ зур”, - дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул 2018 елның июнендә Белоруссиядә беренче тапкыр Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре булганын да әйтте.

“Бу - зур мәдәни тәҗрибә. Төбәкара дәрәҗәдә тыгыз бәйләнеш булдыру”, - диде парламентарий.

  • 10-12 октябрьдә узган Россия һәм Белоруссия төбәкләренең V форумы ике меңнән артык кешене җыйды. Чарада ике илнең дә Президенты катнашты. Алар ике яклы килешүне алга таба үстерү юнәлешләрен, союздаш дәүләт кысаларында интеграцияне ныгытуны билгеләде.

 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев