Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада завод хезмәтчәннәре белән очрашты һәм «Тема 37» мәктәбендә булды

14 август көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Түбән Камага килде. Ул Түбән Кама ЦМК-шиналар заводы эшчеләре белән очрашты. Шулай ук яңа төзелеп килүче «Тема 37» мәктәбендә булды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин производство үсеше турындагы яңалыкларны белү өчен генә түгел, ә халык белән аларны борчыган проблемалар хакында фикер алышу өчен дә даими рәвештә республиканың хезмәт коллективлары белән очрашулар үткәрә. Түбән Каманың ЦМК-шиналар заводы республиканың төп нефть компаниясе составына керә. Биредә 650 хезмәткәр эшли. Алар тугыз ел эчендә төрле зурлыктагы 7,2 млн йөк шиналары җитештергән. Түбән Кама ЦМК-шиналарына сыйфат гарантиясе - 200 000 км.

Республика парламенты рәисе белән очрашу барышында эшчеләр, нигездә, яшь гаиләләр яши торган Түбән Каманың яңа районнарында социаль инфраструктураны үстерергә, аерым алганда, яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзергә кирәк, дип белдерде.

– Дөресен генә әйткәндә, мондый проблемаларны хәл итү күңелле, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу Татарстанның үсеш алуын, яңа микрорайоннар төзелүен раслаучы «Үсеш проблемалары». Бер айдан Түбән Каманың 45 нче мкрнда яңа мәктәп ачылачагына мин бик шатмын. Әлеге мәктәп урыннары җитмәүне сизелерлек киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Чыннан да, Түбән Каманың 45 нче микрорайонында бу көннәрдә «Тема 37»  мәктәбе төзелеше тәмамланып килә. Яңа мәгариф объектын төзүчеләр заманча проект буенча торгызалар. Биредә белем бирү Шалва Амонашвилиның укыту системасы буенча алып барылачак.

 

Яңа мәктәпбинаның ачык дизайны һәм интерактив технологияләрдән тыш,  спорт залында скалодром урнаштырылуы белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Өстәвенә, әлеге корылма мәктәп укучыларына гына түгел, ә җитди спортчыларга да юнәлдерелгән, бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышлар уздыру өчен дә яраклы.

– Бу мәктәпне төзү турында түбәнкамалылар биш ел элек, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советын сайлау вакытында мөрәҗәгать иткән иде, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

– Бу пункт Татарстан «Бердәм Россия»нең наказлары исемлегенә кертелде. Ул вакытта партия адресына 2500 наказ килгән иде, шуларның 83% ы үтәлгән. Мин бу процентның 1 сентябрьгә ук артуына, яшь микрорайонга кирәк булган мәктәпнең укучыларга  үз ишекләрен ачуына шатмын. «Бердәм Россия» наказларны үтәүгә бик җитди карый: һәр мөрәҗәгать контрольдә тотыла, шуңа күрә барлык наказлар җавап алачак. Исегезгә төшерәбез: бер айдан кимрәк вакыт эчендә партия 12 000 нән артык мөрәҗәгать алды инде. Алар барысы да эшкә барачак.

Заводтан соң Фәрит Мөхәммәтшин «Тема 37» мәктәбендә булды һәм педагоглар һәм ата-аналар белән очрашты. Яңа мәктәптә 44, 45 һәм 34нче микрорайоннарда яшәүче  балалары белем алачак. Укучыларны кабул итү апрель аенда игълан ителгән иде, һәм кыска гына вакыт эчендә сыйныфлар комплектланган иде: булачак мәктәп укучыларының ата-аналарыннан 1100 гариза кабул ителде. Беренче сыйныф укучылары  гына да 11 сыйныф җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев