Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшин Теләченең Казаклар авылында мәдәният йорты ачты

Бу клуб Казаклар һәм күршедәге Кече Кибәхуҗа авылы халкы өчен хезмәт итәчәк.

Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Теләченең Казаклар авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачу тантанасында катнашты. Бу клуб Казаклар һәм күршедәге Кече Кибәхуҗа авылы халкы өчен хезмәт итәчәк.

"Коеп яңгыр яуса да, кәефләр барыбер күтәренке. Өмет белән яшибез. Татарстанда клубларга, ФАПларга, юлларга игътибар елдан ел арта. Димәк, авылда яшәүче халкыбызга кичләрен авыр эштән соң, ял көннәрендә килеп, очрашып, ниндидер түгәрәкләрдә катнашып, китапханәгә килеп, матур итеп яшәр өчен дигән ният белән төзелгән матур бина бу", - дип сәламләде Фәрит Мөхәммәтшин Казаклар авылы халкын.

Парламент җитәкчесе фикеренчә, авыл халкы элек-электән килгән традицияләрне, матур гадәтләрне, телебезне, көебезне сакласа, халкыбыз да яшәячәк. "Сез алдынгылар. Хезмәт, тормыш дәрәҗәсе буенча да. Бер фермерны да мактадылар. Көн саен 10 баш мөгезле эре терлек чала, ди", - дип искәртте Мөхәммәтшин. Ул халыкны 8 сентябрьдә узачак сайлауларга игьтибарны арттырырга өндәде.

Теләче районы башлыгы Илдус Зарипов Казаклар халкы клубны күптән көткәнен әйтте. "Клуб начар хәлдә иде. Бу авылда укымышлы, зыялы кешеләр яши. Клублар начар хәлдә булса да, мәдәнияткә игътибарлары үзгәрмәде", - диде. Район башлыгы республика Президентына рәхмәтен җиткерде.

Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин әйтүенчә, 1983 елда төзелгән бина башта тулысынча сүтелгән, төзүчеләр коммуникация системасын яңарткан, тәрәзә-ишекләрне, идән, түбәне алмаштырган, фасадын тышлаган. "Ремонт быел язын башланды. Төзекләндерүгә 7 млн сумга якын акча тотылды. Территориядә һәйкәл бар, аны үзара салым акчасына ремонтладык. Балалар мәйданчыгы да төзелде", - диде ул.

Бинада китапханә, 100 урынга тамаша залы бар. Яңа уку елыннан биредә түгәрәкләр ачылачак. Мәдәният йорты каршында "Балачак" һәвәскәрләр бию коллективы, "Сандугач" җыр сөючеләр төркеме, "Сәхнә" театраль берләшмәсе, "Җәүһәр" фольклор коллективы, "Стиль һәм мода" мода театры эшли.

Казаклар авылының күрке - "Ахирәтләр мәҗлесе" берләшмәсе. Аның җитәкчесе Альбина Рәхмәтуллина әйтүенчә, төркемгә ун кеше керә. "Авылның олы буын апалары җыр, фольклор чыгышлары белән башка авыл-районнарга да, Казанга Сабан туена да бара",- диде ул.

  • Казаклар авылында 143 кеше, Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә 511 кеше яши.
  • 2018 елның 7 маенда РФ Президентының "2024 елга кадәр Россия Федерациясенең илкүләм максатлары һәм стратегик үсеш бурычлары" Указы нигезендә, мәдәният өлкәсе дә өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кертелгән. "Мәдәният" проекты максаты - 2024 елга мәдәният оешмалары санын 15 процентка арттыру. Өч төбәк проекты булдырылган: "Мәдәни мохит", "Иҗади кешеләр" һәм "Цифрлы мәдәният".
  • 2019 елда "Мәдәни мохит" төбәк проекты буенча 64 мәдәният объекты төзелеше һәм капиталь ремонт планлаштырылган. Шул исәптән федераль бюджет акчасына өч авыл мәдәният йорты сафка басачак. Республика казнасыннан күп функцияле 21 үзәк төзелеп, 40 мәдәни объектта капиталь ремонт башкарыла.

Фото: Михаил Захаров

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев