Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фәрит Мөхәммәтшинга мәктәпләрдә сыйфатсыз ризык проблемасын җиткерделәр

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать тыңлауларында сорауларга җавап бирде.

Татарстан әниләре җәмгыяте җитәкчесе Нина Шимина Дәүләт Советында үткәрелгән җәмәгать тыңлауларында балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә сыйфатсыз ризык мәсьәләсен күтәрде. Бу хакта ул үзенең чыгышында сөйләде.

“Сыйфатлы ризык милләтнең сәламәтлегенә нигез сала, баланың нерв системасына, интеллектына йогынты ясый. Күп кенә мәктәпләрдә ашханәдә ашау мәҗбүри, укытучылар ризыкны үзең белән термоста алып килүне тыя. Үтенечебезне ишетүләрен беләбез, хәзер ашханәләр эшчәнлеген тикшерүләр бара. Ләкин без балага өйдә яки ашханәдә туклануны сайлау хокукы бирү вариантын карауны сорыйбыз”, - диде Нина Шимина.

Хәзерге вакытта балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә үзәкләштерелгән туклану оештырылган. Нина Шимина әйтүенчә, әти-әниләрне балаларга полуфабрикатлар ашатулары борчый.

Фәрит Мөхәммәтшин сорауларны язып баруларын, чарадан соң дәүләт түрәләре арасыннан специалистлар, төрле тармак эшчәннәре белән җыелышып сораулар буенча фикер алышачакларын әйтте.

“Мәктәпләрдә туклану проблемасы юкмыни? Мәгариф министрына сорау. Юк дисенме? Бар. Без аның турында беләбез. Милли проектларда бәлки ул акчаларны ризык сыйфатын яхшыртуга тотыгыз дип язылмагандыр. Ләкин капиталь ремонт, мәктәпләр, балалар бакчалары ашханәләрен яхшыртып, бу мәсьәләне хәл итәрбез” - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X