Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Футбол буенча Россия кубогы финалчылары билгеле

    Финал матчы 2 майда "Казан Арена" стадионында үтә. Башлану вакыты - 16:00 сәгатьтә.

    Футбол буенча Россия кубогының финалында Санкт-Петербургның "Зенит" һәм Мәскәүнең ЦСКА командалары очраша. Мәскәү клубы ярымфиналда ышанычлы рәвештә "Краснодар"ны отса (3:1), "Зенит"ка финалга чыгу өчен Пермьнең "Амкар" командасына каршы төгәл 2 сәгать уйнарга (1:1) һәм азактан пенальти сериясе уздырырга туры килде. Бәхет "Зенит"ка елмайды - 4:3.

    Шулай итеп Казанда чемпионатның иң көчле һәм "йолдызлы" командалары очрашуын күрәчәкбез.

    http://intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: