Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гашыйклар көненә егетләр ничек әзерләнә?

14 февраль - Гашыйклар көне! Татар халык бәйрәме булмаса да, аны дөньяның күп илләрендә, шул исәптән Россиядә дә билгеләп үтәләр. Бу көн - бер-береңә назлы сүзләр әйтеп, арадагы мәхәббәт ялкынын тагын да көчәйтү өчен яхшы мөмкинлек. Гашыйклар көнендә, гадәттә, ир-егетләр сөйгән ярларына онытылмас романтик кич бүләк итә, кызлар да сөйгәннәрен...

14 февраль - Гашыйклар көне! Татар халык бәйрәме булмаса да, аны дөньяның күп илләрендә, шул исәптән Россиядә дә билгеләп үтәләр. Бу көн - бер-береңә назлы сүзләр әйтеп, арадагы мәхәббәт ялкынын тагын да көчәйтү өчен яхшы мөмкинлек. Гашыйклар көнендә, гадәттә, ир-егетләр сөйгән ярларына онытылмас романтик кич бүләк итә, кызлар да сөйгәннәрен үзенчәлекле бүләкләре белән сөендерә. Гашыйк егетләр сөйгән ярларына нинди сюрпризлар әзерли икән?


Данис Минигулов (27 яшь): "Үзем эшли торган ПАТП оешмасыннан бер кызыл автобус сорап, аны матур итеп бизисем, утлар куясым килә. Автобус эчендә уртага кечкенә генә түгәрәк өстәл, тирә-ягына ике урындык куеп, табын корырга уйлыйм. Тормыш иптәшемә Казан буйлап сәяхәт иткәннән соң, романтик кичке аш оештырасым килә. Әлбәттә, бүләк һәм чәчәк бәйләме дә бирәчәкмен".


Эмиль Гаянов (24 яшь): "Йөргән кызыма нинди сюприз ясыйм икән дип озак уйладым. Ул үзе төнге клубларга йөрергә бик ярата. Озак уйлаганнан соң, башта икәү генә шәһәр буенча лимузинда йөрергә, шампан шәрабе эчәргә, аннары аның яраткан төнге клубына барып, бәйрәмне дәвам итәргә дигән фикергә килдем".


Ильнур Әхмәтҗанов (33 яшь): "Балалар булгач, алай романтик кичләр оештыру мөмкинлеге юк. Алай да быел күңелле бәйрәм ясыйсым килә. Хатынны саунага алып барырга исәп. Ә чәчәкләрне еш бирәм, аның яратканнарын - розаларны".


Раиль Нигъмәтуллин (19 яшь): "Мин көн дә сөйгәнемә "яратам" дип кенә торам. Сюрпризларны да еш оештырам. Гашыйклар көнендә яраткан кызымны Казандагы биек йортның түбәсендә кичке ашка чакырачакмын. Моны оештыру өчен махсус оешмага мөрәҗәгать иттем. Алар түбәне ничек кирәк шулай бизәячәк, музыка белән дә тәэмин итәчәк".


Нияз Фазылҗанов (25 яшь): "Бу бәйрәмнең җитүен куркып көтеп торам, чөнки сюрпризлар оештырырга, бәйрәм ясарга, гомумән, яратмыйм. Ә оештырмасаң, сөйгәнем үпкәләргә мөмкин. Чәчәк бирермен, кинога барырбыз, аннары берәр кафега кереп роллы ашарбыз инде. Башка бүтән төрле уйлар килми..."


Тимур Хафизов (28 яшь): "Ел да матурыма үзенчәлекле сюрприз ясарга тырышам. Быел, мәсәлән, һава торышы яхшы булган очракта, вертолетта очарга уйлыйм. Җирдә аулак бер урында шәмнәрдән йөрәк ясарга һәм матурым белән вертолетта шул урынга очарга планлаштырып торам. Минемчә, сөйгәнемә бу ошар, моңа кадәр очканы юк иде әле".


Илнар Гыйләҗев (26 яшь): "Гашыйклар көне быел ял көненә туры килгәч, аны иртәдән үк бәйрәм итәргә кирәк. Торгач та, иркәмә чәчәкләр бүләк итеп, иртәнге аш әзерләячәкмен. Аннары аквапаркка барып күңел ачарбыз, төшке ашны ресторанда ашарбыз, кичкә кинога барырбыз, ә инде кайткач, өйдә шәмнәр кабызып, икәүдән-икәү генә романтик кич-төн үткәрербез дип уйлыйм".


Ансат ШУЛАЕВ

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев