Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ Сираева артистларның киемнәрен сата [+фото]

Җырчы Гөлназ Сираева популяр артистларның киемнәрен интернет челтәрендә сата башлаган. "Күлмәкләр сату идеясе Яңа ел алдыннан киемнәрне җыештырганда барлыкка килде. Ун ел дәвамында шулкадәр күп кием җыелган! Аннан соң бер ел кимәгән киемне сакларга ярамый, дип тә әйтәләр. Күбесе бу идеяны хуплады, әмма үз киемнәрен сатырга теләмәүче артистлар да булды",...

Җырчы Гөлназ Сираева популяр артистларның киемнәрен интернет челтәрендә сата башлаган. "Күлмәкләр сату идеясе Яңа ел алдыннан киемнәрне җыештырганда барлыкка килде. Ун ел дәвамында шулкадәр күп кием җыелган! Аннан соң бер ел кимәгән киемне сакларга ярамый, дип тә әйтәләр.

Күбесе бу идеяны хуплады, әмма үз киемнәрен сатырга теләмәүче артистлар да булды", - диде җырчы.

- Бу акча эшләү максаты да, бизнес та түгел, мин моңа хобби итеп кенә карыйм. Интернетның актив кулланучысы буларак, минем өчен бу эш авыр түгел, киресенчә, кызык, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Сираева. Шулай да ул күңел хакына гына булса да, күлмәк бәяләренә 10% өсти икән. Күлмәкләрнең күпчелеге бер генә тапкыр киелгән, араларында бөтенләй киелмәгәннәре - өр-яңалары да бар, ди. Шуны да әйтергә кирәк: күлмәкләрнең барысы да диярлек заказ буенча тегелгән, югары сыйфатлы.

Артистларның сатуга куелган күлмәкләрен Инстаграмда һәм "Вконтакте"да эзләп табарга мөмкин. Гөлназ Сираева әйтүенчә, бүгенге көндә 3 күлмәк инде сатылган. Теләгендә булган кешегә хәтта киеп карау мөмкинлеге дә бар! Бәяләренә килгәндә, якынча 1 мең сумнан башлана. Хәер, анысы киемнең фасонына, тукымасына бәйле. Ильмира Нәгыймова, Диләрә Илалтдинова, Эльмира Сөләйманова, Гөлназ Сираева һәм башка популяр артистларның зур сәхнәләрдә киеп чыгыш ясаган затлы күлмәкләрен киясегез килсә, рәхим итегез!

Туйлар.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X