Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Голос.Дети» җиңүчесе Казанда авыру балалар белән очрашты

Данил Плужников балалар белән «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсендә очрашты.

Россиянең яшь вокалисты, «Голос. Дети» дигән популяр музыкаль телевизион шоуның өченче сезоны җиңүчесе һәм күп санлы яшүсмерләр музыкаль конкурслары лауреаты Данил Плужников Балалар республика клиник хастаханәсенә килеп китте. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

БРКХнең кечкенә пациентлары белән очрашу «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсе территориясендә узды. "Йорт" буенча танышу экскурсиясеннән соң җырчы балалар һәм ата-аналар белән аралашты. Очрашу автограф-сессия белән тәмамланды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Роналд Макдоналд Йорты»нда мондый очрашулар даими рәвештә үткәрелә. «Йорт» һәм клиника администрациясе йолдызлы кунаклар (артистлар, рәссамнар, спортчылар) белән кызыклы очрашулар балаларга авыруларга каршы көрәштә көч һәм ышаныч өстәүләренә чын күңелдән ышана. 

Фото: minzdrav.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев