Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гонконгта коронавирусны кабат йоктыру мөмкинлеген расладылар

Март аенда Covid-19 вирусыннан сәламәтләнгән пациент, август аенда янә шул ук вирусны йоктыра.

 Гонконг Университеты тикшеренүчеләре беренче тапкыр Covid-19 коронавирусын кабат йоктыру мөмкинлеген расладылар. Бу хакта South China Morning Post газетасына сылтама белән N+1 хәбәр итә.

Беренче тапкыр 33 яшьлек гонконглы үзендә Covid-19 билгеләрен март аенда ачыклаган: ул югары температура, ютәл һәм баш авыртуына зарланган. ПЦР-тест диагнозны раслады, һәм авыруны хастаханәгә салдылар. Апрель урталарында вирус булмауны раслаучы 2 тискәре тесттан соң ир-ат хастаханәдән чыга.

Тик август аенда Испаниядән кайткан Кытай Халык Республикасының махсус административ районында яшәүче кешегә аэропортта тест үткәрү аның яңадан коронавирус йоктыруын күрсәткән. Пациент, симптомнар булмауга карамастан, янә хастаханәгә китерелде. Табиблар аның бары тик C-реактив аксым дәрәҗәсе артуын һәм гипокалиемия билгеләрен генә күргән.

Галимнәр ике вирусның геномын чагыштырып карадылар. Һәм бер ачышка тап булдылар: алар бер-берсеннән аерыла. Аларның фикеренчә, алар тапкан кайсыдыр мутацияләрнең берсе SARS-CoV-2 белән кабат зарарлану мөмкинлеген бирә.

Нәтиҗәдә, тикшеренү авторлары Covid-19га күмәк иммунитет вирусны тулысынча бетерергә мөмкинлек бирмәячәк дигән нәтиҗәгә килгән. Чөнки мутацияләр авыруны кабат йоктыру мөмкинлеге булып тора. 

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев