Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гошер сәдакасы бирү вакыты җитә.

Көз айлары җитү белән, бакчаларда мул итеп уңыш өлгерә. Шул уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм гошер дип атала. Гошер - су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен...

Көз айлары җитү белән, бакчаларда мул итеп уңыш өлгерә. Шул уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм гошер дип атала.

Гошер - су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): "Авыл хужалыгы культураларыннан жыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирелергә тиеш", - дигән.

Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бу нисбәттән үзенең бер вәгазендә: "Күбебезнең 25-30 сутый бакчасы бар, аннан елына карап 300, 600 яки 1000 чиләк бәрәңге җыеп алабыз. 300 чиләк уңыш булган елны быел азрак булды, кысып тотасы инде, - дибез. Мең чиләк чамасы булганда, 100 чиләген гошер итеп бирәсе була бит, нишләргә кирәк, - дибез. Әле теге 900 чиләге кала бит, дип уңышка сөенү юк, калган ягын исәпкә алу юк, инде бирәсе ягын уйлап башны авырттырабыз һәм Аллаһы Тәгаләнең байлык белән сынавын үтә алмыйбыз", - дип белдерә.

Аллаһы Тәгалә "Ибраһим" сурәсенең 7 аятендә: "Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр", - дип әйтте. Димәк, бакчаларыбызда үстереп алган әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә тиеш. Әгәр шулай эшләмәсәк, без малыбызнын Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз. Кайбер кешеләр: урлаганым юк, хәрам ашамыйм, - ди. Әмма бәрәңгенең гошерен чыгармаса, ашаган ун бәрәңгенең берсе - хәрам, аңа тиешле түгел, ятим-мескеннәр өлеше була бит.

Һәрберебезнең маллары, бакчалары, җыеп алган уңышлары бар. Аларның Аллаһы Тәгаләгә тиешле өлешен аталган урыннарга биреп, калган малларыбызга, иншә Аллаһ бәрәкәт иңәр. Балаларыбыз, оныкларыбыз хәләл ризыклар ашап, тәүфыйклы, бәхетле, тәртипле булып үссеннәр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Хәрам ризык ашатып үстергән балаларыгызның көчләре үскәч, үзегезгә каршы булыр, - диде".

Мондый мисаллар бармы бездә? Әти-әнисенә кул күтәргән, каршы сүз әйткән тәртипсез кешеләр бик күп бездә. Без мондый очракларда балаларга тәрбия бирмәгәннәре өчен күбрәк балалар бакчасын, мәктәпне, хөкүмәтне гаепләргә, яманларга яратабыз. Ә үзебез нәрсә карыйбыз соң, нинди ризыклар ашатабыз? Бакчаларыбыздан алган уңышның Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен без ятимнәргә, мескеннәргә, шәкерт-студентларга, гомумән, мохтаҗларга бирик.

Бүген бездә сугыш афәте булмаса да, ятимнәр, инвалидлар, картлар йортлары бик күп. Бу күренеш үзе дә безнең дөрес яшәмәүне, фикерләмәүне, тиешле гыйбадәтләрне үтәмәүне күрсәтә түгелме? Ләкин җәмгыятебездә мондый ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар икән, без Аллаһы Тәгаләгә биргән уңыштан өлеш чыгарып, аларны сөендерергә тиеш булабыз", - ди Җәлил хәзрәт Фазлыев.

http://www.tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев