Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Грант арты грант оттылар

Мидхәт Хафизов, районның мәдәният бүлеге начальнигы: -2013 елда районыбызның мәдәният хезмәткәрләре кешеләрнеә буш вакытын, культуралы ялын тиешле дәрәҗәдә оештырдылар. Халыкка район, 24 авыл мәдәният йорты, 31 авыл клубы, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасына кергән 1 үзәк китапханә, 1 район балалар китапханәсе һәм 27 авыл китапханәсе, Татарстан дәүләт музееның туган якны өйрәнү...

Мидхәт Хафизов,

районның мәдәният бүлеге начальнигы:

-2013 елда районыбызның мәдәният хезмәткәрләре кешеләрнеә буш вакытын, культуралы ялын тиешле дәрәҗәдә оештырдылар. Халыкка район, 24 авыл мәдәният йорты, 31 авыл клубы, район үзәкләштерелгән китапханәләр системасына кергән 1 үзәк китапханә, 1 район балалар китапханәсе һәм 27 авыл китапханәсе, Татарстан дәүләт музееның туган якны өйрәнү буенча Саба филиалы, Лесхоз урман хуҗалыгы музее мәдәният хезмәте күрсәтте, эстетик зәвыгын тәрбияләде.

Президентыбызның кечкенә авылларны клублы итү карары нигезендә 2012 елда Кече Кибәче авылында заманча комплекс ачылса, бу бәхет узган ел Эзмә авылы халкына елмайды. Чәбия Чүрчи һәм Язлы Арташ авылларына да яңа клублар салынды. Оетка мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, клуб бинасы булган комплекс ачылды.

Халык талантлары үзләренең җыр-биюгә осталыкларын район, республика чигендә дә күрсәтеп киләләр. Марий Эл республикасы Йошкар-Ола шәһәрендә "Халкым мирасы" Регионара фольклор коллективлары фестиваль-конкурсында да уңышлы чыгыш ясап кайтты. "Дулкын" бию коллективы "Шома бас" исемле үзешчән сәнгать бию коллективлары һәм аерым башкаручыларның татар халык һәм этнографик биюләре буенча Республика смотр-конкурсында I дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр. Районыбызда инде 2002 елдан бирле оешмаларның мәдәни чаралар уздыруы традициягә әйләнде. "Шаяннар һәм тапкырлар" уеннары, иҗат-отчет концертлары, театр фестивальләре уздыру райондагы яңа талантларны барларга мөмкинлек бирә. Районыбыз мәдәният йортына Шәүкәт Биктимеров исеме бирелгәннән соң, 2013 елда хакимият башлыгы карары нигезендә театр фестивале уздыру турында карар кабул ителде. Театр фестивале район мәдәният йортында, Шәмәрдән һәм авыл клубларында барды. Барлыгы 104 тапкыр спектакльләр уйналды. Аларны 14790 тамашачы карады, 485 кеше сәхнәдә уйнады.Районыбызда икенче тапкыр "Аһәңле Татарстан" халык музыка уен коралларында уйнаучылар республика фестиваленең гала концерты узды.

Бездә 22 төрле һөнәр ияләре эшли. 2013 ел белән чагыштырганда белгечләр белән тәэмин ителеш яхшырды. Бер ук вакытта кадрларның алмашучанлыгы да 1,2 процентка кимеде. 2013 елда районыбызга югары уку йортларын тәмамлап өч белгеч кайтты.

Китапханәләр районыбыз тормышында мөһим урынны алып, халык өчен мәгълүмат, өстәмә белем бирү үзәге булып тора. Саба үзәк китапханәсе Татарстан Республикасы хөкүмәте оештырган "Мәдәният һәм сәнгать муниципаль учреждениеләре иҗат коллективлары" грантлар бәйгесендә катнашып, "Үлемсез Әлмәндәр эзеннән" проекты белән 300 мең сум акча отты. Шулай ук Саба муниципаль районы Туган якны өйрәнү музее "Туган як" номинациясенә Татарстан республикасы "Лукойл" ачык акционерлык җәмгыятенең Социаль һәм мәдәни конкурсына проект тәкъдим итте һәм 350 мең сумлык, Кече Шыңар авыл мәдәният йорты һәм Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының "Авыл җирлегендә урнашкан иң яхшы эшләүче мәдәният учрежденияләре" номинациясендә 100 мең сумлык, Лесхоз авыл мәдәният йорты директоры Сафиуллина Раиса Григорьевна "Таяныч һәм абруй" номинациясендә Грант оттылар.

Китапханәчеләрнең максаты - китап укуны пропагандалау, яшүсмерләр арасындагы лидерларны китапханәгә тартып, белемле булу дәрәҗә икәнен дәлилләү. Авыл балаларына сәнгать өлкәсендә белем алырга мөмкинлекләр тудыру өчен, филиаллар ачу мөһим. Моның өчен мәктәпне яшь кадрлар белән тәэмин итү өстендә эш алып барырга кирәк. Мәдәни чараларның сыйфатын тагын да арттыру, чараларга халыкның килүен тәэмин итү кирәк. Район мәдәният йортына белгечләр әзерләү, укып чыккач аларны үзебездә калдыру бурычы тора. Авыл клубларына капиталь ремонтлар уздырылса да материаль-техник базаларны яхшырту буенча башкарасы эшләр бар әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев