Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ГТО уеннары» 2021

17-18нче апрельдә Казанда ишкәкле спорт төрләре үзәгендә Республикабызда беренче тапкыр «ГТО уеннары» Бөтенроссия ГТО чемпионнары фестивале узды. Барлыгы Татарстан Республикасының 21 районы һәм шәһәре катнашты.

Ярышларның беренче көнендә катнашучылар түбәндәге төрләр буенча нормативлар үтәделәр: гимнастик эскәмиядә алга авышу, 60 метрга йөгерү, түбән/югары арада күтәрелү һәм электрон коралдан ату. Саба районы командасы 1308 балл җыйды һәм Татарстан Республикасының 21 районы һәм шәһәре арасында беренче унлыкка керде, шул рәвешле ярышларның икенче этабына узды.

Ярышларның икенче көнендә финалга үткән командалар ГТО эстафетасында көч сынашты. Саба районы командасы 7нче урынны яулады.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев