Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гыйнвар каникулында районда 7 туй булуы көтелә

Саба муниципаль районы­ның ЗАГС бүлегендә кабул ителүдә һәрвакыт диярлек кеше булыр. Бигрәк тә яшьләр килә монда. Хәзер гаилә корырга теләүчеләр чират тормасын дип, алар өчен махсус хезмәт - язылышуга он-лайн гариза бирү дә гамәлдә. Моның өчен Саба муниципаль районы сайтының (sabу.tatar.ru) халыкка дәүләт хезмәтләре ("Государственные услуги РТ") порталына керергә һәм...

Саба муниципаль районы­ның ЗАГС бүлегендә кабул ителүдә һәрвакыт диярлек кеше булыр. Бигрәк тә яшьләр килә монда. Хәзер гаилә корырга теләүчеләр чират тормасын дип, алар өчен махсус хезмәт - язылышуга он-лайн гариза бирү дә гамәлдә.

Моның өчен Саба муниципаль районы сайтының (sabу.tatar.ru) халыкка дәүләт хезмәтләре ("Государственные услуги РТ") порталына керергә һәм "ЗАГС" бүлеген ачарга кирәк. Боларның барысын хәзер өйдән чыкмый гына эшләргә була: порталда никахны теркәү датасын, вакытын һәм урынын билгелисең. Дөрес, аннары гариза язу өчен барыбер ЗАГСка килергә кирәк. Атна башындагы, ягъни дүшәмбедәге эш хәерле була диләр. Шундый куанычлы эш белән йөргән егетнең Югары Утар авылыннан булуы аеруча кызыксыну уятты. Нибары 30 кеше - күбесе өлкәннәр яшәгән авылда туйлар - бик сирәк күренеш. Егет үзе дә шулай диде. Ниһаять, авылда туйлар ешаерга охшап тора. Егетнең Түбән Утар авылы кызы белән никахы киләсе елның 17 гыйнварына билгеләнгән. Гомумән, ул көнне районда - 3, ә гыйнвар каникулында 7 туй булуы көтелә. Әмма кайчакта шулай була: яшьләр язылышуын язылышалар да, авылдан китеп баралар. Ә менә егетебез: "Яшәү кайда булачак соң?" дигән сорауга икеләнмичә "авылда" дип җавап бирде.

Районда берничә ел рәттән туйлар булмаган, балалар тумаган авыллар саны 10нан артык. Югары Утарны исә әлеге исемлектән сызарга туры килмәгәе. Исемлектәге калган торак пунктлар да (Елыш, Чәбки-Саба, Кырбаш һ.б.) шушы үрнәккә иярсен иде. Ә яшь парларга тормышта өлге булырдай гаиләләр авыл, урам саен. Моның шулай икәнлеге быел Республика көне уңаеннан ЗАГС бүлеге оештырган "Гомер юлың бергә үрнәк булып яши алуларга ни җитә" дип исемләнгән кичә барышында да ачык күренде.

Район халкының гражданлык хәлен актларын теркәүче хезмәткәрләребез андый эчтәлекле чараларны еш үткәрә. Ә төп бурычлары, әлбәттә, яңа туган балаларны, никахларны теркәү, аерылышуларны рәсмиләштерү, кешеләр үлеменә соңгы нокта кую. Туу турында таныклыкларын югалтучылар да, уллыкка алучылар да, исемнәрен үзгәртергә теләүчеләр дә, баланың атасын билгеләү турында таныклык артыннан йөрүчеләр дә бирегә килә. Газетабызда җир пайларын рәсмиләштермәгән кешеләрнең исемлеген биргәннән соң да ЗАГСка килүчеләр арткан. Адвокат Лидия Сөнгатуллинаны да биредә очраттык. "Мираска күчемсез милекне рәсмиләштерү артыннан йөрүчеләргә документларын дөресләп бирергә, әйтик, туу турындагы таныклыгында "Владимеров" дип язылган Владимировның, чыннан да, ул икәнен раслатырга кирәк. Эшебез ЗАГСтан башка бармый. Биредә мөгамәлә һәркемгә яхшы",- ди адвокат. Ничек кенә булмасын, күңел бүлек мөдире Алсу Шәйхетдинова белән баш белгеч Зинфира Маликовага эшнең бер дә бетеп тормавын тели. Ә эш балалар күбрәк туган, никахлашучылар арткан вакытта күбәя. Дөрес, үлем-җитем, аерылышу хәлләре кимесен иде. Быел нәкъ шундый вәзгыять күзәтелгән. Ягъни 1 декабрьгә былтыргының шушы чоры күрсәткече белән чагыштырганда үлем - 41, таркалган гаиләләр 10га кимегән. Шул ук вакытта никахлар саны да 33кә кимрәк.

Дәвамын газетабызда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев