Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гыйльметдинов халык санын алуда теләсә кайсы милләтне сайлау мөмкинлеген искә төшерде

Исәпкә алу кәгазенең эчтәлеге инглиз, кытай һәм татар телләрен дә кертеп, ун телгә тәрҗемә ителәчәк.

Алдагы Бөтенроссия халык санын алу барышында Россия халкы, исәп алучының соравына җавап биреп, теләсә нинди милләтне сайлый алачак. Бу хакта Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов искә төшерде. Бу хакта «Парламентская газета» яза.

«Милләт турындагы мәсьәләгә килгәндә, безнең Конституциянең 26 маддәсе бар, анда гражданинны мәҗбүриләп милләтен билгеләргә беркемнең дә хокукы юк, диелгән. Ул үзен ничек атаса, анкеталарда шулай язылырга тиеш, — диде Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты.

Парламентарий шулай ук исәпкә алу кәгазьләренең эчтәлеге ун телгә, шул исәптән инглиз, кытай һәм татар телләренә тәрҗемә ителәчәк, диде. Бу Россия халкына сорауларга уңайлырак телдә җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк.

Бүген Дәүләт Думасында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуга багышланган түгәрәк өстәл оештырыла. Аерым алганда, анда катнашучылар милләт һәм туган тел белән бәйле сорауларны формалаштыру турында фикер алышачак.

«Җәмгыятьтә дөрес булмаган мәгълүмат таралмасын өчен, без бу мәсьәләләрне аңлатырга телибез», — диде Гыйльметдинов.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев