Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әгъзам Гобәйдуллин: Фермерлар продукциясен сатуга чыгаруда системалы эш һаман җитми

«Эшмәкәрләргә базарларга үтеп керү җиңел түгел», — диде.

Фермерлар продукциясен сатуга чыгаруда системалы эш һаман җитми. ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин XV съезд утырышында шулай дип белдерде.

«Фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр җитештергән продукцияне сату авыл хуҗалыгы производствосы үсешендә проблема булып тора. Министрлык һәм ведомстволарның төрле чараларына карамастан, бу өлкәдә системалы эш һаман җитми. Эшмәкәрләргә базарларга үтеп керү җиңел түгел», — диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Ул авыл җирлекләре җитәкчеләренә сәүдә кооперативларының актив эшчәнлеген оештыруга игътибарларын көчәйтү кирәклеген искәртте.

Әгъзам Гобәйдуллин республикада 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы булганын искәртте. Авыл хуҗалыгы тулай продукциясен җитештерүдә кече хуҗалыклар 50 процент тәшкил итә. Ел саен хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән 2 млрд сумнан артык грант һәм субсидияләр бирелә.

«Кызганыч, ярдәм формалары турында бар кеше дә белми. Авыл җирлекләре башлыкларының бурычы — шушы мәгълүматны җиткерү», — диде совет рәисе.

Фото: архив / Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X