Саба таңнары

Гүзәл һәм Ильназ Баһлар ике айлык бәби белән Дубайда ял итә?

Кечкенә балалар белән өйдә утырган вакытта берәр кешегә кунакка барсаң, яки дус кызларың белән очрашсаң, яисә балаларны дәү әниләренә калдырып, тормыш иптәшең белән икәү генә кинога, театрга барып кайтсаң, шундый рәхәт була инде ул! Әнә бит, унөченче майда өченче кабат әни булган җырчы Гүзәл Идрисова да:

- Минем хәлне яшь бәби белән өйдә утыручы әниләр аңлый инде! - дип көлә. - Сирәк кенә булса да кеше янына чыгу, бәйрәмнәр үткәрү, "һава сулау" миңа көч бирә. Узган атнада Марсельны беренче тапкыр биш сәгатькә өйдә калдырып, Биектау районында Ильназ белән бергә юбилей алып бардык. Балаларның икесе няня белән калды, уртанчы улыбыз Рамильны үзебез белән алган идек. Бүген менә өченче тапкыр бәйрәм үткәрергә дип Чаллыга кайттык. Монда җиңелрәк инде. Әти-әнием үз йортлары белән яши, аларга балаларны да тыныч күңел белән калдырабыз. Казанда читенрәк шул. Гадәттә дуслар, туганнар ярдәмгә килә. Үзем бара алмаганда алар олыларын балалар бакчасыннан да алып кайтырга булыша. Әмма һаман саен дусларга да мөрәҗәгать итәргә читенсенәм. Ильназ исә көне-төне эштә. Гаилә зур, аңа да эшләмичә булмый. Шуңа күрә бик сирәк кенә булса да, няня чакырырга туры килә. Моңа кадәр шул ук бер кешегә өч тапкыр балаларыбызны калдырган идек. Ошаткан идек үзен. Әмма ул да эшкә чыкты, кичләрен генә булыша ала хәзер. Кичә әле "Бирмәмен беркемгә" дип исемләнгән җырыбызга клип төшердек. Бер айдан әзер булырга тиеш Алла боерса.

Шушы көннәрдә Инстаграмда Ильназ Баһ белән Гүзәл Идрисованың серле фотосына да тап булган идек. Аның серлелеге нидә инде, дип уйлыйсыздыр. Эш шунда ки, коену киеменнән генә катерда йөзүче гаилә фотога "Дубай" дип пост калдырган. Уллары Марсельга тиздән өч ай гына булачагын истә тотып, аларга "Кечкенәгезне дә үзегез белән алдыгызмы?", "Дубайда бик эссеме?" дип сораулар яудырганнар. Ильназ аларга үзенең җавапларын да бирә барган. Шулай да гаилә чынлыкта да Дубайда ял иткәнме соң, әллә бу шаярту гына булганмы? Берочтан Гүзәлдән әлеге фотоның да тарихын сораштык.

- Юк, беркая да бармадык (Көлә). Ильназ шулай шаяртырга ярата безнең. Чынлыкта Дубай - безнең татлы хыялыбыз. Бәлки, киләсе елларга аны тормышка ашырырга да насыйп булыр әле. Ул көнне без Лилия Муллагалиеваларда ял иткән идек. Аларның су буендагы йортлары да бер дә чит илдән ким түгел. Рәхәтләнеп кунак булып, ял итеп кайттык, - диде Гүзәл.

http://www.shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 26 апрель 2018 - 10:15
    StandUp. Тукай.
  • 21 апрель 2018 - 14:57
    Астанада яңадан кыш җиткән
  • 24 апрель 2018 - 14:47
    Тарихи бина сүтелгәндә Саба үзәгендә башта “Росгосстрах” иминият компаниясе филиалы, Саба агентлыгы хезмәткәрләре, аннары орлыкчылык инспекциясе, шулай җәза үтәтү инспекторлары эшләгән тарихи бина сүтелә.
    536
    1
    1
  • 24 апрель 2018 - 10:31
    Кайчан җылытачак? Яз җитте дип сөенергә дә өлгермәдек, апрель ахырында, буранлап-буранлап, кар яварга тотынды. Шкафка алып куйган җылы киемнәрне кабат чыгарырга туры килде хәтта. Татарстан ЮХИДИ идарәсе исә машина йөртүчеләргә кышкы тәгәрмәчне җәйгесенә алмаштырырга ашыкмаска киңәш итә. Язны тагын күпме көтәсе? Синоптиклар әлеге сорауга җавап бирергә ашыкмый.
    533
    1
    0
  • 24 апрель 2018 - 17:57
    Татарстанда балалар боз өстендә агып киткән Балаларга ярдәмгә Чаллы коткаручылары килгән.
    474
    0
    1
  • 24 апрель 2018 - 16:45
    Иртәгә безне нинди һава торышы көтә? Төнлә минималь температура -1 дән - 6 градуска кадәр , көндез +4 тән +9 градуска кадәр булыр дип көтелә.
    422
    0
    1
  • 25 апрель 2018 - 11:37
    “Кызыгыз мәет юа беләме?” (Язмыш) Язгы сулар кузгалгач, гел Нурлы апа искә төшә. Авыл уртасыннан юл күтәртеп, асфальт салынганда, тыкрык турына торба салырга оныталар. Ә басудан төшкән су йорт каршындагы канауга гына сыешмый, ел да Нурлы апаның өенә керә башлый. Ялгыз карчыкның ай-вайларын ишетүчеләр аз булгандыр, күрәсең. Нурлы апа зарын республика матбугатына гел хәбәр итеп торды.
    377
    0
    1
  • 26 апрель 2018 - 16:25
    27 апрельгә һава торышы 27 апрель көнне Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.
    348
    0
    0
  • 24 апрель 2018 - 11:22
    Ачыктан-ачык: Илназ Гавриповка әти булырга тәкъдим ясаганнар Популяр Җырчы Илназ Гарипов белән соңгы арада әллә нинди хәлләр булып тора. Төрмәдә дә утырып чыкты, концертына памперслар да алып килделәр.
    334
    1
    0
  • 24 апрель 2018 - 16:38
    Язмыш сынавы (Хикәя) Билгесезлек, мөгаен, иң авыр җәзадыр. Кайда ул? Ничек? Кем белән?Аны шушы сораулар гына борчыды.
    288
    0
    1
Ночной режим