Әйтергә кирәк, Гүзәлнең моңарчы бер клибы да Мәскәүдә төшерелмәгән. Режиссёрларның әйтүләре буенча, клип бик матур атмосфераны үз эченә алачак. Ә иң мөһиме - төп егет роленә чибәр егет эзләүләре. Моның өчен Гүзәл Уразова ниндидер кастинглар ясап торудан да баш тарткан. Клипта төшәргә теләүче чибәр егетләр җырчының "Вконтакте" сайтындагы битенә берничә фотосүрәтен һәм яше, буе турындагы мәгълүматны җибәрергә тиеш була.
- Яңа клибымда төшәчәк 5 кызым әзер. Инде чибәр егет эзлисе генә калды. 18 дән 35 яшькә кадәрге егетне күздә уңында тотабыз. Рәхим итеп Интернет челтәремдәге битемә хатларыгызны яза аласыз, - диде Гүзәл Уразова Intertat.ru хәбәрчесенә.