Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкның рубльгә карата ышанычы кими

Соңгы вакытта россиялеләрнең рубльгә карата ышанычы кимегән. Алар фикеренчә, киләсе өч айда ул үз кыйммәтен тагын да югалтачак. Шулай да, бүгенге көндә Россиядә акчаларын доллар яки еврода саклаучылар юк диярлек. Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Алар үткәргән тикшеренүдән күренгәнчә, россиялеләр тиздән рубльнең тагын да арзанаюын көтә. Хәзерге...

Соңгы вакытта россиялеләрнең рубльгә карата ышанычы кимегән. Алар фикеренчә, киләсе өч айда ул үз кыйммәтен тагын да югалтачак. Шулай да, бүгенге көндә Россиядә акчаларын доллар яки еврода саклаучылар юк диярлек.

Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Алар үткәргән тикшеренүдән күренгәнчә, россиялеләр тиздән рубльнең тагын да арзанаюын көтә. Хәзерге вакытта доллар курсы якынча 74 сум булса, тагын өч айдан аның бәясе 84 сумга җитәчәк, дип фаразлый россиялеләр. Бер елдан исә Америка валютасы 83 сум торачак, имеш.


Шулай да, соңгы вакытта россиялеләр арасында валюта бәясе белән кызыксынучылар саны шактый кимегән. Гыйнвар аенда рубль курсы белән россиялеләрнең 63 проценты кызыксынса, февраль аенда исә әлеге төр яңалыкларны халыкның 56 проценты гына укыган. Аларның 63 проценты - 25-34 яшьлекләр.

Әйтергә кирәк, россиялеләр акчаларын милли валютада саклауны өстен күрә. 2015 елның декабрь аенда Россиядә андыйлар саны 52 процент булса, февральдә исә бу күрсәткеч 57 процентка җиткән.

Доллар һәм еврога өстенлек бирүчеләр исә бик аз - нибары 2-3 процент. Шул ук вакытта җыелган акчасы булмаган россиялеләр дә юк түгел. Алар барча халыкның 39 процентын тәшкил итә.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев