Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатынын кыйнап үтергән

Январь аенда Чирмешән районы Югары Кармалка авылында булган фаҗига нәтиҗәсендә ике бала ятим кала. Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегеннән хәбәр итүләренчә, төнге сәгать өчтә полициянең кизү бүлегенә бер ир-ат "хатынымны үтердем", дип шалтырата. 1983нче елгы хатын-кызның үлү сәбәбе - баш сөягендә ябык җәрәхәте булуы ачыклана. Аның ирен, 1979нче елгы ир...

Январь аенда Чирмешән районы Югары Кармалка авылында булган фаҗига нәтиҗәсендә ике бала ятим кала.

Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлегеннән хәбәр итүләренчә, төнге сәгать өчтә полициянең кизү бүлегенә бер ир-ат "хатынымны үтердем", дип шалтырата. 1983нче елгы хатын-кызның үлү сәбәбе - баш сөягендә ябык җәрәхәте булуы ачыклана. Аның ирен, 1979нче елгы ир - атны, кулга алалар. Канлы вакыйганың төп сәбәбе - аракы. Бу көнне алар икесе дә: ире дә, хатыны да спиртлы эчемлекләр кулланган була. Ир - ат тормыш иптәшен авыл мәдәният йорты янында табып ала һәм шунда ук кыйный да башлый. Соңрак, полициядә аңлатма биргәндә ул, "мин машина йөртүче булып эшлим, өйгә кайтканда ул еш кына исерек була, ашарга да әзерләми иде", дип аклана. Әмма ул вакытта ир - ат, үзе дә эчкән килеш томандагы халәттә булып, хатынын кыйный - кыйный урам буе өенә кадәр сөйрәп кайта, киемнәре дә урам буена таралып кала.

Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган. Аларның ике балалары әлегә әбиләре тәрбиясендә.-дип хәбәр итә "Безнең Чирмешән"газетасы http://www.nashcheremshan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X