Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Хезмәт ветераны» исеме кемнәргә бирелә

«Хезмәт ветераны» исемен алыр өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Ул кемнәргә бирелә? Хезмәт ветераннарына нинди ташламалар каралган? Айдар Хәлиуллин, Казан. Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева: - Закон нигезендә, Россия Федерациясеннән ведомстволы яки дәүләт бүләге алган кешеләрнең әлеге исемгә хокуклары бар. «Хезмәт ветераны» исеменә...

«Хезмәт ветераны» исемен алыр өчен кая мөрәҗәгать итәргә? Ул кемнәргә бирелә? Хезмәт ветераннарына нинди ташламалар каралган?
Айдар Хәлиуллин, Казан.

Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья
Бутаева:
- Закон нигезендә, Россия Федерациясеннән ведомстволы яки дәүләт бүләге алган кешеләрнең әлеге исемгә хокуклары бар. «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булыр өчен тагын бер шарт - 20‑25 ел эш стажы. Барлык кирәкле документларны җыеп, теркәлү урыны буенча, кеше социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Хезмәт ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 50 процент ташлама, телефонга түләгәндә субсидия, юлда йөрү өчен айлык социаль түләү, протез куйдыру, ишетмәүне дәвалау бушка каралган. Дөрес, 2016 елның 1 гыйнварыннан әлеге исемгә лаеклар, бары айлык уртача керемнәре 20 меңнән ким булганда гына, әлеге ташламалардан файдалана алачак.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев