Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәттәшләребез каберләренә зиярәт кылдык

Узган ел корбан бәйрәмендә 28 ел "Саба таңнары" район газетасында мөхәррирлек иткән язучы-публицист Тәлгат Самат улы Нәҗмиевны елый-елый соңгы юлга озаткан идек. Барыбыз өчен зур югалту булды ул. Шуннан соң ике ай да үтмәде, Тәлгат Самат улын күп еллар автомобилендә йөрткән шоферы Фиргать Исламовны да мәкерле үлем үз кочагына алды....

Узган ел корбан бәйрәмендә 28 ел "Саба таңнары" район газетасында мөхәррирлек иткән язучы-публицист Тәлгат Самат улы Нәҗмиевны елый-елый соңгы юлга озаткан идек. Барыбыз өчен зур югалту булды ул. Шуннан соң ике ай да үтмәде, Тәлгат Самат улын күп еллар автомобилендә йөрткән шоферы Фиргать Исламовны да мәкерле үлем үз кочагына алды. Кинәт кенә дер-дер калтырана, туңа башлагач, ашыгыч ярдәм чакырганнар. Машинага үз аяклары белән чыккан. Җәмәгате хастаханәдә ятарга калдырып өенә кайтып кына җиткән - артыннан ук күңелсез хәбәр килгән. Менә шулай, үлем каш белән күз арасы гына. Фиргат Хаҗиислам улы быел 15 гыйнварда үзенең 70 яшьлек юбилеен үткәрергә планлаштырып йөри иде. Насыйп булмаган икән...

Шул көннәрдә редакция коллективы белән Тәлгат Нәҗмиев һәм Фиргат Исламовның каберләренә зыярәт кылдык. Гүрләрегез якты, иркен, урыныгыз оҗмахта булсын, без сездән риза-бәхил, рәнжеп ятмагыз, тыныч йоклагыз дип теләкләр теләдек. Элеккеге хезмәттәшебез Илдар хаҗи Яхъя Коръән сүрәләре укып, зыярәт кылу йолаларын бөтен шартына туры китереп үтәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев