Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗалыкларда җитәкчеләр алышынды

Хисап җыелышларыннан соң, район хуҗалыкларында җитәкчеләр алышынды. Моңа кадәр "Юлбат" авыл хуҗа­лыгы предприятиесен җитәкләгән Илфат Шәкүр улы Мө­хәммәтов "Туган як" җәмгыятенә, шунда ук агроном вазыйфасын башкарган Фидәил Фәһеметдин улы Хисамиев "Юлбат" хуҗалыгына, Түбән Шытсу мәктәбенең элекке директоры Флорид Гыйльмулла улы Гайнуллин "Шытсу" җәмгыятенә, моңарчы "Саба" җәмгыяте "Мичән" филиалы җитәкчесе вазыйфасын...

Хисап җыелышларыннан соң, район хуҗалыкларында җитәкчеләр алышынды. Моңа кадәр "Юлбат" авыл хуҗа­лыгы предприятиесен җитәкләгән Илфат Шәкүр улы Мө­хәммәтов "Туган як" җәмгыятенә, шунда ук агроном вазыйфасын башкарган Фидәил Фәһеметдин улы Хисамиев "Юлбат" хуҗалыгына, Түбән Шытсу мәктәбенең элекке директоры Флорид Гыйльмулла улы Гайнуллин "Шытсу" җәмгыятенә, моңарчы "Саба" җәмгыяте "Мичән" филиалы җитәкчесе вазыйфасын башкарган Ильяс Илдус улы Дәүләтҗанов "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесенә, "Курсабаш" җәмгыятендә инженер булып эшләгән Ленар Илшат улы Шакиров шул ук хуҗалыкка җитәкче вазыйфасына билгеләнде.

"Саба" җәмгыятендә оптимальләштерү нәтиҗәсендә "Ми­чән" филиалы һәм аның "Тимершык" бүлекчәсе, "Сатыш" филиалы һәм аның Кибәче бүлекчәсе җитәкчелеге берләштерелде. "Мичән" филиалында җитәкчелек вазыйфасы - Айнур Габделбарый улы Нуриевка, "Сатыш" филиалында Фәрхәт Корбангали улы Сәүбәновка йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев