Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" ансамбле алга таба Дәниф Шәрәфетдинов белән эшләргә мөмкин

Дәниф Шәрәфетдинов 1996-2001 елларда Хәния Фәрхи төркемендә эшләгән җырчы. (Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" ансамбле алга таба Дәниф Шәрәфетдинов белән эшләп карарга тели. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Бәйрәм" төркеме алып баручысы Ленар Насыйров әйтте. "Әлегә Дәниф Шәрәфетдинов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Хәния Фәрхине искә...

Дәниф Шәрәфетдинов 1996-2001 елларда Хәния Фәрхи төркемендә эшләгән җырчы.

(Казан, 25 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" ансамбле алга таба Дәниф Шәрәфетдинов белән эшләп карарга тели. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Бәйрәм" төркеме алып баручысы Ленар Насыйров әйтте.

В зале филармонии вечер памяти Хании Фархи

"Әлегә Дәниф Шәрәфетдинов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Хәния Фәрхине искә алып үткәрелгән "Истә калсын!" концертларында катнаша алмады. "Чөнки аның Чаллыда үз концертлары бара. Әмма без аның белән сөйләштек инде. Ул риза. Дәнифнең үзенең дә безнең белән эшләп карау теләге булган. Аның Хәния апа белән җырлаган бик матур җырлары бар", - диде Ленар Насыйров.

Дәниф Шәрәфетдинов 1996-2001 елларда Хәния Фәрхи төркемендә эшләгән җырчы. Тумышы белән Актаныш районыннан. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган. Дәнифнең сәламәтлеге белән проблемалар булып вакытлыча урын өстенә калганлыгы да билгеле.

В зале филармонии вечер памяти Хании Фархи

Искәртеп үтәбез, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. 23-25 сентябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Хәния Фәрхи истәлегенә "Истә калсын!" дип исемләнгән концертлар үтте.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев