Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәния Фәрхине искә алу концертында сеңлесе Фирүзә ханым: “Бүген махсус апама охшатып киенеп килдем”

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА Фото: Рамил ГАЛИ, Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА Бүген Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәния Фәрхи истәлегенә "Истә калсын!" исемле концерт узды. Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә ханым кызы белән Башкортстанның Тәтешле районыннан килгән. Фирүзә апа - җырчы гаиләсендә төпчек бала. Аның белән берничә сүз белән генә аралашып алырга...


Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Рамил ГАЛИ, Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Бүген Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Хәния Фәрхи истәлегенә "Истә калсын!" исемле концерт узды. Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә ханым кызы белән Башкортстанның Тәтешле районыннан килгән.

Фирүзә апа - җырчы гаиләсендә төпчек бала. Аның белән берничә сүз белән генә аралашып алырга җай чыкты.

- Фирүзә апа, бүген нинди тойгылар белән утырдыгыз? Хәзер инде вакыт уза бару белән, апагызны югалту ачысы бераз басыламы, әллә киресенчәме?

- Юк, сеңлем, көчәя генә, минут түгел, секундлары авыр, бик авыр. Ничек яшәп бетәргә, көч таба алмыйм. Күмгәннән соң дүртенче тапкыр киләм инде, аралар ерак бит безнең. 800 ләп чакрым үтеп килдек бүген кызым белән. Рәхмәт халыкка! "Газиз халкым" дип дәшә торган иде. Барысына да рәхмәт, исән-сау булсыннар! Моннан да ачы газап юк. Бу безне мәңгелеккә озата барачак!

- Кызы Алиянең чыгышын ничек кабул иттегез?

- Әкият кебек! Шулкадәр сокланып, хушым китеп карап утырдым.

- Ничек уйлыйсыз, җырлавын дәвам итәрме икән?

- Аның кечкенә Рамазаны бар бит әле...Кем белгән, бүген бертөрле уйлыйбыз, иртәгә икенче төрле булырга мөмкин. Аның дәвамы инде Алия.

- Әниегезнең хәле ничек, Фирүзә ханым? Кызын югалту җәрәхәте бик тирәндер....

- Дүртенче баласын югалтты бит инде, авыр аңа. Һаман саен күрсәтеп торалар бит, телевизордан карый. Карамасаң, карыйсы килә, ә карагач, бик авыр. Минем 1965 елгы Салават абыем калды.

- Бүген сез Хәния апага бик тә охшаган. Хәтта "ул" дип, имәнеп китәсең. Тамашачылар да игътибар итте. Сез бүген махсус шулай ясадыгызмы прическагызны?

- Әйе, бүген шулай эшләтәсем килде. Бик ярата идем аның кыяфәтен. Үзе сабый бала кебек иде бит ул, нурлы иде. Аның кебек булып булмас, әмма ләкин бүген нигәдер шулай эшлисем килде.

- Рәхмәт сезгә! Ходай сабырлык бирсен!

Концерт өч көн дәвам итәчәк. Концерттан репортажны Интертат сайтында укый аласыз. Хәния Фәрхинең истәлегенә багышланган концерттан фоторепортаж.

Концерттан соң тамашачылар Фирүзә ханым белән фотога төште. "Мин сезнең Хәниягез түгел бит!" дип көрсенсә дә, Фирүзә ханым беркемне кире какмады.

Татар эстрадасының йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Фоторепортажны сылтама аша карарга мөмкин. Хәния Фәрхинең биографиясе - тормышындагы 14 факт һәм җырлары.

Хәния Фәрхинең кырыгын искә алу.Хәния Фәрхи истәлегенә флешмоб. Хәния Фәрхинең кызы Алия белән интервью.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев