Иң «аек» төбәкләр Чечня һәм Ингушетия
«Аек Россия» проекты «Рейтинг» үзәге белән берлектә эчүчелек буенча рейтинг төзегән. Анда иң «аек» төбәкләр булып Чечня һәм Ингушетия тора. Ә иң «эчүчеләр» Ненец автономияле округы һәм Еврей автономияле өлкәсе. Бу хакта» Известия» хәбәр итә. Рейтингта РФнең 85 субъекты катнашкан. Татарстан 16 нчы урында. Рейтинг төзегәндә эчүчелек белән авыручылар саны,...
«Аек Россия» проекты «Рейтинг» үзәге белән берлектә эчүчелек буенча рейтинг төзегән.
Анда иң «аек» төбәкләр булып Чечня һәм Ингушетия тора. Ә иң «эчүчеләр» Ненец автономияле округы һәм Еврей автономияле өлкәсе. Бу хакта» Известия» хәбәр итә.
Рейтингта РФнең 85 субъекты катнашкан. Татарстан 16 нчы урында.
Рейтинг төзегәндә эчүчелек белән авыручылар саны, алкогольгә каршы законнарның ничек эшләве, аракы һәм сыра сату күләме, хәмер белән агуланып үлүчеләр саны, исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны исәпкә алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев