Иң бай директор кем?
Башкалабыздагы мәктәп директорлары арасында иң күп һәм иң аз акча алучыларны ачыклаганнар. Узган ел җитәкчеләрнең уртача хезмәт хакы 57 мең сумны (укытучыларныкы – уртача 32 мең сумнан күбрәк) тәшкил иткән. Эш хакы уку йортының БДИ рейтингында тоткан урыны, укучылар санына да бәйле. Шул ук вакытта имтихан нәтиҗәләре белән артык мактана алмаган, әмма акча мәсьәләсендә башкаларның борынына чирткәннәре дә юк түгел. Беренче унлыкка кемнәр кергән?
1. Инженерлык лицее җитәкчесе Венера Хәйретдинованың (рәсемдә) айлык хезмәт хакы 148,5 мең сумга җиткән. Гаҗәп түгел, алдагы елда 121 нче лицейны җитәкләгәндә дә ул аена 121,8 мең сум акча алган. Заманында аның исеме ришвәткә бәйле бер очрак буенча да телгә алынган иде. Бүген ул җитәкләгән уку йортында 264 бала белем ала. Лицей шәһәр рейтингында математика буенча – 11, ә урыс теленнән 31нче урынны били.
2. 19 нчы гимназия директоры Андрей Талманов аена 138,5 мең сум акча алган. Аның педагоглык стажы – дүрт, директор буларак – ике ел. Гимназиядә 1500гә якын бала белем ала. Урыс теленнән БДИ күрсәткечләре буенча – 22, математикадан – 19 нчы урында.
3. Диләрә Кәримова җитәкләгән 146 нчы мәктәптә 1413 бала укый. Аның хезмәт хакы 128,4 мең сумны тәшкил итә. Җитәкче берничә ел рәттән иң яхшы директор исеменә лаек булган иде. Мәктәп урыс теле нәтиҗәләре буенча – 16, математикадан 40 нчы урында тора.
4. 179 нчы мәктәп директоры Эльвира Наумованың хезмәт хакы бер ел эчендә 32 процентка артып, 109,4 мең сумга җиткән. Уку йортында 1720 укучы белем ала. Урыс теленнән имтихан нәтиҗәләре буенча – 87, математикадан 110 нчы урынны билиләр.
5. Россиянең иң яхшы педагоглары исемлегенә кергән 177 нче мәктәп директоры Илдар Имамов айга 98,9 мең сум акча эшләгән. Мәктәптә 1693 бала укый. Казан лицейлары арасында уку йорты дүртенче баскычны били.
6. 165 нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов кулы астында 104 педагог эшли. Мәктәп 1646 укучыны сыендыра. Узган ел әлеге уку йортында әти-әниләрнең 90 проценты татар телен укытуны хуплаган иде. Җитәкченең хезмәт хакы – 98 мең сум. Мәктәп БДИ нәтиҗәләре исемлегендә урыс теленнән – 36, математикадан – 30 нчы урында.
7. 131 нче физика-математика юнәлешендәге лицейда математиканы гына түгел, урыс телен дә балалар бик яхшы белә. Имтихан нәтиҗәләре дә бик шәп. Биредә 690 бала укый. Директор Әлфия Хәбибуллина айга 90,7 мең сум акча алган.
8. Урыс теленнән – 29, математикадан 24 нче урында торган, 1535 укучы өчен җавап тоткан 83 нче мәктәп директоры Диләрә Бикуева айга 87,9 мең сум акча эшләгән.
9. 35 нче лицей директоры Елена Глухареваның кул астында – 1700 бала. Урыс теле буенча – 58, математикадан – 63 нче урында. Аңа 87,9 мең сум хезмәт хакы түләнгән.
10. 102 нче мәктәп директоры Ирина Проценконың кесәсенә 87,9 мең сум акча керә. Урыс теле буенча – 21, математикадан 16 нчы урында. Балалар саны 1800гә җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев