Яңа елдан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арта
Яңалыклар

Яңа елдан бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арта

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең окладларын арттыру турындагы карарны раслады.

  Документның тексты хокукый актлар сайтында урнаштырылган. Документ нигезендә, 2026 елның 1 гыйнварыннан Бердәм тариф челтәренә эләкмәгән аерым бюджет оешмалары җитәкчеләренең, белгечләренең һәм хезмәткәрләренең айлык вазыйфаи окладлары артачак. Аларның күләмен 10% ка индексацияләячәкләр һәм 16 928 сум дәрәҗәсендә билгеләячәкләр. «Вести Татарстан»


Нет комментариев