Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиде кат үлчәп, бер кат өйлән

Бер көнне кибеттә дустым Ләйләне очраттым. "Кызыма бер банан һәм алма алам. Балалар бакчасыннан алганда, сөендерим әле", - дип сүз башлады ул. Шактый гына сөйләшеп тордык. Ләйлә гаиләсе белән Казанда яши. Үзе ашханәдә эшли. Сыеныр почмаклары да эшеннән ерак түгел - тулай торакта 12 квадрат метрлы бүлмәләре бар. Кызына биш...

Бер көнне кибеттә дустым Ләйләне очраттым. "Кызыма бер банан һәм алма алам. Балалар бакчасыннан алганда, сөендерим әле", - дип сүз башлады ул. Шактый гына сөйләшеп тордык.

g1
Ләйлә гаиләсе белән Казанда яши. Үзе ашханәдә эшли. Сыеныр почмаклары да эшеннән ерак түгел - тулай торакта 12 квадрат метрлы бүлмәләре бар. Кызына биш яшь, әнә шуңа бакчада тәрбияче апасы: "Елак кына булса да, энекәш кирәк миңа", - дип шигырь өйрәтеп җибәргән. Тик Ләйләнең икенче бала турында уйларга вакыты да юк. Ире "салгаларга" ярата аның. Шуңа күрә өйгә акчаны сирәк алып кайта. Ләйлә исә кызым кеше арасында ким-хур булмасын дип, тагын бер урында эшләргә мәҗбүр. Күп­катлы йортта идән юа ул. "Тулай торакта заманча кер юу машинасы да урнаштырып булмый, юынам дисәң - чиләкләп су җы­лытасы", - ди Ләйлә.


Озаграк сөй­ләшеп торган саен, сүзләрендә үкенеч сизелә аның... Кияүгә чыкканчы үзеннән 15 яшькә өлкән, бай ир-ат белән очрашып йөргән иде ул. Тик Ләйләнең бәхетле булу телә­геннән бигрәк, яхшы тормышка кызыгуына әти-әнисе каршы килде. Үзеңә тиң яр очрар әле, диделәр. Әнә бит, тормышы ничек үзгәргән дустымның. Ки­беттән чыккач та Ләйлә турында уйлап йөрдем. Әллә соң бүген исәп-хисапка корып кияүгә чыгу яхшыракмы икән?
Беренче карашка ямьсез яңгыраса да, бүген матди якны кайгыртып гаилә кору табигый хәлгә әверелеп бара. Психологлар фи­керенчә, хисләргә бәй­лән­мәг­ән йөрәкләр дә бер-бер­сен аңлап, бәхетле яши икән. Алай гына да түгел, бүгенге кебек хисләр тот­рыксызлыгы һәм ирләргә кытлык (монысы да хакыйкать!) заманында "исәп-хи­сап­лы" өйләнешү - яратышып гаилә коруга караганда ышанычлырак, дип ышандыручылар да бар.


Әлбәттә, мәхәббәттән башка гаилә кору - дөрес түгел, дип фикер йөртүчеләр дә шактый. Бак­тың исә, бу - нигездә яшьләр фикере икән. Өлкәнрәкләр арасында гаилә тормышының хис-той­гыларга бай булуыннан биг­рәк, тотрыклы булуын теләүчеләр саны арта гына. Статистика мәгъ­лүматларына караганда, матди якны кайгыртып өйләнешкән парлар, хис­ләргә бирелеп гаилә коручыларга караганда яхшырак яши икән. Мәсәлән, Бөек­британиядә "акыл белән" өй­ләнешүчеләрнең - 5-7, ә "йөрәк белән" өйләнешү­челәрнең 40 проценты аерылыша. Нәтиҗәне һәркем үзе ясый.


Гомумән, "акыл" белән өй­ләнешү бүген генә модага кер­мәгән. Мондый гаиләләр урта гасырларда да корылган. Элек кызның әти-әнисе яучыларга килүчеләрдән:"Кәләш өчен күпме бирәсез?" - дип сораган бит. Хатын-кыз да акыллы, мөстә­кыйль егетне сайларга тырышкан. Психологлар фикеренчә, "ялкынлы" мәхәббәт, гаилә коргач та, 1,5-3 елда йә тагын да көчәя, йә сүрелеп юк була икән. Шуңа күрә хисләргә генә таянып гаилә коруны шик астына куйганнар.

Хисап корып өйләнешү дө­ресме, әллә яратуга өстенлек бирергәме? Әлеге уңайдан Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев менә нәрсәләр сөйләде:


- Исламда элек-электән кыз­ның әти-әнисе егетнең нәселен, финанс хәлен тикшергән, һө­нәрле булуын шарт итеп куйган. Хәзер очраша башлауга: "Мин ул кешене яратам", - дип, кияүгә чыгалар. Очраклы рәвештә очрашып өйләнешүчеләр арасында ике гаиләнең берсе таркала. Чөнки туйга кадәр "яратам" дип йөри дә, туйдан соң, шул хискә риза булмыйча, акча, фатир, кием сорыйлар, хәтта таләп итә башлыйлар. Хәзер кеше "ярату" сүзенең мәгънәсен аңлап бетерми кебек. Өйләнешкәнче "никах", "гаилә кору"ның да асылын аңлатып торучы юк. Яшьләр тормышка җинелчә карый. Без балаларны яратабыз, гомеребезне шуларга багышлыйбыз, аларның кечкенә генә уңышы өчен дә сөенәбез, гаепләре булса, баланы акларга тырышабыз. Ир белән хатынның да бер-берсенә мөнә­сәбәте шундый булырга тиеш. Ә бездә сөйгәнең белән куышта да җәннәт, дип кияүгә чыгалар да, аннары бергә яшәргә теләмиләр. Бөтен уңайлыклары булган фатир, кәттә машина таләп итә башлыйлар. Андый гаиләләр озак та тормый, таркала. Яратам, дип йокларга ятасың да, йокыдан торгач, ашыйсы килә башлый шул. Гаилә кору мәсьәләсен дә очраклы кешеләр, гаилә тәҗрибәсе булмаганнар хәл итә хәзер.


Мин никах мәҗлесендә кияү белән кәләштән: "Ни өчен өй­ләнешәсез?" - дип сорыйм. Егет тә, кыз да: "Мин яратам, шул кешегә чыксам, бәхетле булыр идем", - ди. "Мин шул егеткә кияүгә чыгып, аны бәхетле итәргә телим яки шул кызга өйләнеп, аны бәхетле итәргә телим", - диючеләр бөтенләй юк. Арада үзеңне яраттырып кына, иптә­шең­нең җаена яраклашырга теләмәү гадәте дә еш очрый. Эгоизм дип атала бу хис. Ир өйләнә дә, хатынының аны үзен генә яратуын, ул ничек тели - шулай кие­нүен, ул ничек тели - шулай эшләвен таләп итә. Ул өйләнгәндә үзенә хатын эзли, өйләнгәч, аны хезмәтче итә. Аерылышучыларны карагыз: алар барысы да диярлек яратам, дип өйләнешә, аларны мәҗбүри өйләндерүче юк бит. Элек тә, бүген дә хисапка корылган гаиләләр тотрыклырак.

Айгөл ГАЗИЗОВА

("Ватаным Татарстан", /№ 95, 03.07.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев