Саба таңнары

Җиңел машина белән трактор бәрелешкән: корбаннар бар [фото]

27 октябрь кичендә, 6 туларга 15 минутта, Базарлы Матак - Болгар машина юлының 39 нчы чакрымында "Ниссан Альмера" алдында барган "МТЗ" тракторына бәрелгән, җиңел машина юлдан төшеп капланган һәм аңа ут капкан. Алдан алынган белешмәләр буенча, җиңел машинадагы руленә утырган 1987 елгы егет юл йөрү кагыйдәләренең 9.10 һәм 10.1 пунктларын...

27 октябрь кичендә, 6 туларга 15 минутта, Базарлы Матак - Болгар машина юлының 39 нчы чакрымында "Ниссан Альмера" алдында барган "МТЗ" тракторына бәрелгән, җиңел машина юлдан төшеп капланган һәм аңа ут капкан. Алдан алынган белешмәләр буенча, җиңел машинадагы руленә утырган 1987 елгы егет юл йөрү кагыйдәләренең 9.10 һәм 10.1 пунктларын бозып, куркынычсызлык тәэмин итәрдәй тизлекне арттырган һәм ара (дистанция) калдырмаган, ә трактор яктырткыч утларын сүндереп һәм тану билгеләреннән башка барган. Нәтиҗәдә, "Ниссан Альмера" белән идарә иткән кеше имгәнеп, хастаханәгә озатылган, әмма аны исәннәр арасында саклап калып булмаган.

Татар-Информ.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: