Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар: автомобильдә ерак араларга сәфәргә чыгудан тыелып торырга кирәк

Татарстанның күп кенә районнарында бозлы яңгыр яву сәбәпле, юлларда катлаулы метеорологик шартлар күзәтелә. ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе автомобильчеләргә мондый һава шартларында транспорт белән идарә иткәндә игътибарлырак һәм сак булырга кирәклеген искәртә. Машина йөртүчеләр күз күременә һәм юл торышына карап идарә итәргә һәм алда баручы транспорт чарасы арасында куркынычсыз...

Татарстанның күп кенә районнарында бозлы яңгыр яву сәбәпле, юлларда катлаулы метеорологик шартлар күзәтелә. ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе автомобильчеләргә мондый һава шартларында транспорт белән идарә иткәндә игътибарлырак һәм сак булырга кирәклеген искәртә.

Машина йөртүчеләр күз күременә һәм юл торышына карап идарә итәргә һәм алда баручы транспорт чарасы арасында куркынычсыз дистанция сакларга тиеш. Каршы як полосага һәм юл кырыена чыгу белән бәйле хәтәр маневрлардан тыелып тору зарур. Автомобильдә кышкы шиннар булырга тиеш.

Мөмкинлеккә карап автомобильдә ерак араларга сәфәргә чыгудан тыелып торырга кирәк, дип ассызыкладылар ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев